Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар һәрвакыт уяу - "Әтнә таңы"

Очрашу Республика монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Павлов район оешмалары хисапчылары һәм эшмәкәрләр белән очрашу уздырды. Әлеге очрашу кысаларында ул монополиягә каршы хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирде, шулай ук үзенең киңәшләрен бирде. Сораулар арасында сатып алулар өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасына, биржа мәйданчыгы турындагылары да байтак иде....

Очрашу

Республика монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе башлыгы урынбасары Игорь Павлов район оешмалары хисапчылары һәм эшмәкәрләр белән очрашу уздырды.

Әлеге очрашу кысаларында ул монополиягә каршы хезмәт эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга җавап бирде, шулай ук үзенең киңәшләрен бирде. Сораулар арасында сатып алулар өлкәсендә Бердәм мәгълүмат системасына, биржа мәйданчыгы турындагылары да байтак иде.

Соңрак Игорь Павлов район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Раил Якупов, мәгариф бүлеге мөдире Сәид Әхмәдуллин белән берлектә Олы Әтнә мәктәбендә 8 - 10 сыйныф укучылары катнашында узган "Ачык дәрес"тә катнашты. Биредә ул монополиягә каршы хезмәтнең ни өчен кирәклеге һәм кулланучыларга кайсы яктан файдалы булуын аңлатып узды. Дөрестән дә, нәрсә соң ул монополиягә каршы хезмәт? Һәм ул ни белән шөгыльләнә? Бераз узган елларга күз салыйк. Әлеге хезмәтнең оешу тарихы узган гасырның 90 елларына барып тоташа. Нәкъ менә 1990 елны монополиягә каршы сәясәт һәм икътисади структураларга ярдәм буенча дәүләт комитеты оештырыла. 1991 октябрь аеннан әлеге комитетның территориаль органнары формалаша башлый. Татарстан бүлеге 4 ноябрьдә оеша. Ул чакта әлеге бүлектә барлыгы егерме ике кеше эшли. Монополиягә каршы федераль хезмәт бүгенге көндә башкарма хакимиятнең федераль органы булып тора. Ул норматив хокукый актлар кабул итү һәм монополиягә каршы законнарның үтәлешен, табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеген, рекламаны контрольдә тоту функциясен башкара, дәүләт оборонасын һәм дәүләт куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия булган хуҗалык җәмгыятьләренә чит ил инвестицияләрен кертүне күз уңында тота. Гади генә итеп әйткәндә, бәяләрнең нигезле рәвештә куелуы, эшмәкәрләрнең үзара сөйләшеп үзләре өчен кулай бәяләр куймавы, төрле рекламаларның кулланучыларны буталчыкклыкка кертмәвенә юл куймау, кредит алганда алдалау очракларын булдырмау да аларның төп бурычларыннан берсе. Шунысы да игътибарга лаек, монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе бүгенге көндә эш нәтиҗәләре буенча Россиядә алдынгы урыннар алып тора. Республиканың икътисади яктан югары нәтиҗәләргә ирешүендә әлеге хезмәтнең дә өлеше бәхәссез.

Җитәкче урынбасарының кызыклы чыгышы укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән тыңланды. Шунда ук аларга әлеге хезмәт турында аңлатучы махсус буклетлар таратылды, мәктәпкә исә сыйныф сәгатьләрендә, җәмгыять белеме дәресләрендә куллану өчен диск тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев