Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аларга карап сокланабыз

Үрнәк гаиләләр бик күп. Кайсына "Сөбханалла" дип карыйбыз, кайсыннан өйрәнәбез. Куанабаз. Безнең Күлле Киме авылындагы Рәхимә Әсләм кызы гаиләсе әнә шундый. Илсия САБИРОВА, Күлле Киме авылы Гаилә башлыгы Рәхимә Әсләм кызы өч баласын алып Суслонгер якларыннан Татарстанның Күлле Киме авылына 1994нче елда кайтып төшә. Тик торганда түгел, туган туфракның тарту...

Үрнәк гаиләләр бик күп. Кайсына "Сөбханалла" дип карыйбыз, кайсыннан өйрәнәбез. Куанабаз. Безнең Күлле Киме авылындагы Рәхимә Әсләм кызы гаиләсе әнә шундый.
Илсия САБИРОВА, Күлле Киме авылы
Гаилә башлыгы Рәхимә Әсләм кызы өч баласын алып Суслонгер якларыннан Татарстанның Күлле Киме авылына 1994нче елда кайтып төшә. Тик торганда түгел, туган туфракның тарту көчен тоюдан. Ник, дигәндә ул үзе районыбызның Күшәр авылы кызы.
Гәүдәгә чандыр, үзе кыю, урысча да, татарча да яхшы сөйләшә, хәтта марича да аралаша ала. Ире Илдар күптән вафат, шулай да төшеп калмаска тырыша. Ике улын, бер кызын кешеләрчә үстерергә бөтен көчен куя. Күлле Кимегә кайткач, колхоз рәисенә кереп эш тә, яшәү өчен йорт та сорый. Ул вакытта хуҗалык рәисе булып Зөлфәт Хәмитов эшли. Ул һәрбер үтенечне уңай хәл итәргә тырышучы җитәкче. Рәис аларга яшәү өчен йорт та, эшләргә эшен дә табып бирә. Рәхимә, 3 баласы белән терлекчелектә эшли башлый. Үзе сыерлар группасында бер группаны алып сыер сава, ә кызы Зөлфия таналар тәрбияли, малае Илнур бозаулар карый. Ә өченче баласы Руслан абыйсына булыша. Колхоз рәисе Илнурны хуҗалык юлламасы белән Әтнә Тукай техникумына укырга җибәрә. Илнур техникумны читтән торып укып, уңышлы тәмамлап, зоотехник белгечлеге алып чыга. Аны фермада осеменатор итеп куялар. Ул бүгенге көнгә кадәр шул эшен дәвам иттерә. Аның эш тәҗрибәсе турында газеталардан укып белергә була һәм ул үз эшенең остасына әверелеп бара. Рәхимә пенсиягә терлекчелектән чыга. Кызы Зөлфия терлекчелектә дүрт ел эшләгәч, сатучы булып Әтнә егете эшмәкәр Наил кул астында эшли башлый.
Яши торган йортлары 1922 елда төзелгән, иске, газ, су кермәгән. Алар бөтен гаилә йортны кеше күзе төшәрлек итеп үзгәртергә уйлыйлар һәм үзгәртәләр дә. Рәхимәнең өченче улы Руслан­ның кулыннан килә, нәрсә тотса, шуны эшли. Өйне тышкы яктан кирпеч белән тышлыйлар, ишек алдына кирпечтән мунча төзеп куялар. Өй тәрәзәләрен пластикка алмаштырдылар. Йорт эченә су кертәләр. Өйнең бер ягына киңәйтеп пристрой эшләп, йокы бүлмәләре булдыралар. Бу эшләрне Руслан белән Илнур башкарып чыгалар. Берүк вакытта үзләренең төп эшләренә дә зыян китермиләр. Кызы Зөлфия үзенә документлар җыеп, аерым авыл уртасында кибет ачып җибәрде. Зурлыгы да җитәрлек, эшләү өчен бөтен уңайлыклары да бар. Ашамлыкларны яңадан яңаны алып кайтып торалар. Кибет эче һәрвакыт чиста, тәртип саклана. Зөлфия үзе бик ягымлы, һәр сатып алучыны елмаеп, якты йөз белән каршы ала. Авыл халкы да кибетне яратып, күбрәк шунда йөрергә тырышалар.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дип юкка гына әйтмәгән татар халкы. Рәхимә зур ихтирамга лаек булган ана. Өч баланы тырыш, хезмәт сөючән, инсафлы итеп үстерүче. Уллары аракы белән чуалмыйлар, тәмәке тартмыйлар, начар юлда йөрмиләр. Әниләренә "Әнием", дип кенә дәшәләр. Хәзергесе вакытта Илнур үзе тормыш корып җбәрде, бер балалары бар. Икенче улы Руслан Казан кызына өйләнеп, Казан шәһәрендә торалар.
Зөлфиянең дә үзе кебек бик матур кызы бар. Илнур гаиләсе белән Зөлфия баласы белән төп йортта тату гына яшиләр. Рәхимә шул балаларны үстерергә булыша.
Киләчәктә без бу гаиләгә исәнлек, саулык татулык телик.













Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев