Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аңлашып яшәүгә ни җитә... - балалар караңгыга калмас

"Киме авыл җирлегенә кергән авыл урамнарында баганаларга куелган утлар көйли торган. Кич караңгы төшкәч яна, төнге сәгать 11ләр тирәсендә сүнә. Иртән сәгать 4 ләрдә яна, 6 сәгать 30 минут тирәсендә сүнә. Балалар мәктәпкә барганда караңгыга калалар..." - дип борчылалар авыл җирлегендә яшәүчеләр. - Булды андый хәл. Без электр утын сакчылрак...

"Киме авыл җирлегенә кергән авыл урамнарында баганаларга куелган утлар көйли торган. Кич караңгы төшкәч яна, төнге сәгать 11ләр тирәсендә сүнә. Иртән сәгать 4 ләрдә яна, 6 сәгать 30 минут тирәсендә сүнә. Балалар мәктәпкә барганда караңгыга калалар..." - дип борчылалар авыл җирлегендә яшәүчеләр.

- Булды андый хәл. Без электр утын сакчылрак тоту максатыннан, баганага куелган утларны төнлә сүндереп торабыз. Бу бездә генә түгел, күп җирдә шулай. Иртәнге 4 тә кабызабыз, чөнки сыер савучылар эшкә бара, авылда сөт җыела башлый. Көн яктыргач, 7сәгать 30 минутта сүнә иде. Соңгы вакытта Күлле Киме авылыныкы - сәгать 7 дә, Ары авылыныкы иртәрәк сүндерелгән. Бу яңа ел яллары вакытында, яктырту мәсьәләсе үзгәреп китү сәбәпле, буталып алды; ул чакта төнлә дә яндырдык, халык бәйрәм итте. Утларны халыкка ничек җайлы, шулай яндырабыз. Ә экономияләү баганадагы лампочкаларның саны арту белән бәйле, бермә-бер артты дисәң дә була; мәсәлән, Ары авылында 31 ут ноктасы бар иде элек, ике ел эчендә ул 54 кә җитте. Бу дәүләт программасының уңайлылыгы. Башка авылларда да шулай. Билгеле инде, мәсьәләнең финанс ягы да бар. Сакчыллык та кирәк. Балалар караңгыга калмас, утларны көйләп торучы белгечкә әйтелде...- ди Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев.

Киме авыл җирлегенә кергән авылларда яшәү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Авыл урамнары чистартылып тора. Монысын да шушы җирлектә яшәүче ир-егетләрнең тырышлыгы белән бәйли җитәкче. Чөнки Ары, Бактачы, Яңа Бәрәскә авыллары үзәктән шактый читтә урнашкан. Бактачы белән Яңа Бәрәскәгә басу юлы гына икәнлекне истә тотсак, кыенлыклар элек-электән гел чыгып торды. Балаларны мәктәпкә ат белән йөрттеләр. Җәяүләп чыгып китүчеләре дә җитәрлек булды.

- Хәзер инде барыбер уңайлана төште, авыл халкының, анда яшәүчеләрнең үз тырышлыклары да зур. Мәсәлән, Бактачыда яшәүче Ирек Хөсәенов, бик актив егет, ул халыкны юлсыз да, иписез дә тотмый. Үзе трактор алды, кар яуса юлны үзе ача, аннан хуҗалык тракторы белән юлны киңәйтәбез. Бактачыда кибет тә юк, ике атнага бер сатучылар килеп китә, тик иписез ике атна торып булмый, авыл халкы үзендә яшәүче - менә шул Ирек кебекләргә куша ипи алып кайтырга. Рәхмәт тыңлыйлар. Яңа Бәрәскәдә Рәис бар шундый. Арының да үз активистлары җитәрлек. Менә шулай киңәшләшеп яшәргә тырышабыз. Булганны яңартабыз, булмаганын төзергә планлаштырабыз, авыл җирлеге шул авыллар белән, аларның кешеләре белән яши инде ул - ди авыл җирлеге башлыгы.

Моңа өстәп, Киме хуҗалыгының да ярдәме бик зур, диләр. Шулай булмаганда, тормыш алга бармый. Олылар "Аерылганны аю ашар..." дип, тик торганда гына әйтмәгәннәр инде. Аңлашып яшәүгә ни җитә!

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев