Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Альберт Салихов: “Рәхмәт сиңа, авылым!”

"Әтнә таңы" газетасында "Якташ, ни хәлең бар?" дип исемләнгән рубрика бар. Сайтта бик күргәнем юк, менә шул рубрика минем күңел кылларын тибрәтте әле. Якташларым, авылдашларым белән ике арага күпер салды. "Якташ, ни хәлең бар?" рубрикасында мине укыганнар, күргәннәр, кайтуымны белеп көтеп кызыл келәмнәр җәеп тормасалар да, бииик җылы каршыладылар. Рәхмәт...

"Әтнә таңы" газетасында "Якташ, ни хәлең бар?" дип исемләнгән рубрика бар. Сайтта бик күргәнем юк, менә шул рубрика минем күңел кылларын тибрәтте әле. Якташларым, авылдашларым белән ике арага күпер салды. "Якташ, ни хәлең бар?" рубрикасында мине укыганнар, күргәннәр, кайтуымны белеп көтеп кызыл келәмнәр җәеп тормасалар да, бииик җылы каршыладылар. Рәхмәт сезләргә, бигрәктә безләргә...

Газиз туган җирем, туган ягым, туган авылыма кайтуым турында, Әтнә районы гәзитенә, якташларыма кичерешләремне языйм әле. Бу кайтуымны, суга сусаган кешенең, бер йотым су белән, сусавын баса алмавына тиңләр идем. Чөнки бер атнага гына кайтылды, анысында да өч тапкыр Казанга барырга туры килде.Ике ел кайтканым юк иде бит. Шул кадәрле сагынылган авылым, авылдашлар, табигать, иртән көтү чыгулар. Көтүне озаткач, ындыр башына чыгып, болыннарга сокланып, узган бала чакларымны искә төшереп, авылдашым, күршем Нәҗип абый Мәдьяров язган,

"Сиңа кайттым, газиз туган җирем,

Каршылады алсу таннарың,

Гомеремнең ин шат минутларың,

Синдә икәнлеген анладым..."- диеп, елый-елый җырладым, их үткән гомерләребез.

Шушы аз гына вакытта, туган нигеземдә, өемдә, туганнарым белән очрашып, бер өстәл артында гапләшеп утыруларны, бернинди башка бәхет тә алыштыра алмас ахыры. Шундый бәхетле рәхәт мизгелләр бик тиз үтте дә китте. Күпме авылдашлар кайткан иде, болыннарны гөрләтеп жиләкләр җыйдык, язып кына анлатырлык та тугел. Их-Их-ИХ!!! Бездэ табигатьнең матурлыгы искиткеч. Бетә диеп барган авылыбызда, берничә кеше нигезен яңартып авылга кайтырга җыеналар, сөенечле хәл бит. Яшәсен иде авылым минем. Бәлкем пенсиягә чыккач үзем дә кайтырмын әле, АЛЛАh теләсә.

Менә шундый бәхетле мизгелләр кичереп килдем әле синдә, и гүзәл туган ягым. Барчабыз да бәхетле яшәсәк иде туган авылларыбызда. Рәхмәт сиңа, авылым!!! Рәхмәт сиңа, "Әтнә таңы" газетасы, аның арымас журналистлары. Читтә яшәүче якташларын да барлап торалар бит алар, сокланабыз, рәхмәтебез чиксез. Менә шушы бәйләнешне өзә күрмик!

Альберт САЛИХОВ,

Чаллы шәһәре, җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев