Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алдагы ике елда унбиш районда сөтчелек комплекслары төзеләчәк

Олег Пелевин агросәнәгать комплексында инвестицион проектларны атады.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2019-2021 елларда Татарстанның унбиш районында сөтчелек комплекслары төзеләчәк. Бу Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Әтнә, Алексеевск, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Кукмара, Лаеш, Саба, Лениногорск, Нурлат, Тукай, Ютазы районнары. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.

ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин “2020 елга һәм 2021-2022 еллар план чорына Татарстан бюджеты” закон проекты буенча чыгыш ясады.

“Агросәнәгать комплексында инвестицион проектлар ниятләнә. “Алабуга” махсус зонасы территориясендә шампиньон комплексы төзеләчәк. Әлки районында сыр һәм сыер мае җитештерү буенча завод эшләтеп җибәрү күзаллана. “Казан сөт комбинаты”нда җитештерү күрсәткече елына 100 мең тоннага кадәр җитәрлек итеп яңарту, киңәйтү көтелә”, - диде Пелевин.

Шулай ук, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесендә тегермән комплексы төзелеше ниятләнә. Җитештерүчәнлек күрсәткече тәүлегенә 60 тонна тәшкил итәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195149/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев