Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алексей Махлай: Конституциягә кертелгән төзәтмәләр безнең кешеләр файдасына юнәлдерелгән

Илнең төп Законына кертелгән төзәтмәләрдә социаль гарантияләр хокукын беркетүче хокук билгеләнәчәк, анда пенсияне мәҗбүри рәвештә индексацияләү язылачак.

Россия Конституциясенә социаль гарантиягә хокукларны беркетү турындагы төзәтмә россиялеләр файдасына юнәлдерелгән. «Татар-информ» МА корреспонденты белән әңгәмәдә «Иҗтимагый-сәяси тикшеренүләр үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма президенты Алексей Махлай шундый фикер әйтте.

"Төзәтмәләрне мин уңай бәялим, чөнки бу дәүләтнең төп законында билгеләнәчәк. Һәм инде федераль дәрәҗәдә түгел, төбәк дәрәҗәсендә хакимият нинди дә булса ташламалар ясау яки юк дигән карар кабул итәчәк. Бу язылачак һәм законлаштырылачак", - дип билгеләп үтте белгеч.

Ул илнең Төп Законында бу өлкә өчен җавап бирүче дәүләт органнарына җаваплылык салачак актлар язылачак, дип өстәде.

«Конституциягә кертелгән төзәтмәләр безнең кешеләр файдасына юнәлдерелгән дип саныйм. Бигрәк тә пенсия яшендә булган кешеләр өчен. Киләчәктә  пенсиягә чыгучылар өчен. Боларның барысы да уңай нәтиҗәләргә китерәчәк", - дип ассызыклады Махлай.

Ул билгеләп үткәнчә, барлык эш бирүчеләр дә дәүләт структураларында социаль гарантияләргә күбрәк игътибар бирәчәк, табыш кына түгел, ә хезмәт кешесе турында уйларга тиеш.

Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә социаль гарантияләр: пенсияне мәҗбүри, даими индексацияләү, социаль иминиятләштерү, гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм социаль пособиеләрне индексацияләү хокукын беркетүче хокук күрсәтеләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» МА ТР Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавын хәбәр иткән иде.

Салават Камалетдинов фотосы

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/31-03-2020/aleksey-mahlay-popravki-vnesennye-v-konstitutsiyu-napravleny-na-blago-nashih-lyudey-5731455 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев