- Алимә, татар эстрадасының кайбер танылган артистларына юл ачкан "Йолдызлар фабрикасы"нда син дә катнаштың. Зур сәхнәгә менәргә нәрсә комачаулады?
- Чынлап та, "Йолдызлар фабрикасы-2" кастингын уңышлы гына үттем. Ул чакта җиңүчеләр "Татар җыры"нда берәр популяр артист белән дуэт башкарды. Мин исә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова белән дуэт җырларга тиеш идем. Әмма авырып хастаханәгә эләгүем сәбәпле, бу фестивальдә катнаша алмадым. Аннан соң "Oscar Records" студиясе белән хезмәттәшлек иттем. Продюсерым Җәүдәт Гыйльманов иде.
- Сиңа уңыш китергән "Сөйлә сереңне" җырын кем иҗат итте?
- Кабат үземне сынау өчен 2015 елда "Барс Медиа" оештырган кастингта катнаштым. Әнкәй дә анда баруымны бик теләде. Без - 7 җырчыны 500 кеше арасыннан сайлап алдылар. Ә инде "Алтын барс" премиясенә ия булу минем өчен көтелмәгән, әмма сөенечле вакыйга. "Сөйлә сереңне" җырын моннан 7-8 ел элек Наил Табанаков белән Чәчкә иҗат иткән иде. Бүгенге көндә яңа җырлар яздыру өстендә эшлим.
- Хисапчы һөнәрен ташлап, үзеңне тулысынча иҗатка багышлавың дөресме?
- Дөрес. Әмма аңа кадәр матурлык салонында стилист-чәчтараш булып эшләдем. Бу һөнәремнең тормышта кирәге чыкты, сәхнәгә чыкканда үземә прическа ясыйм. Дүрт ел буе сәүдә үзәгендә хисапчы булып хезмәт куйдым. Ләкин концертларга еш сорап китү кыен була башлагач, бу эшемне ташладым. Гәрчә мине җибәрергә теләмәсәләр дә...
- Алимә, кыш көне урманда чаңгы шуган фото-видеоларың еш күренде. Син спорт белән дусмы?
- Әлбәттә! Әткәй белән әнкәй тумышы белән Татарстанның Әлки районы Алпар авылыннан. Хәзерге вакытта әткәй-әнкәй белән Лаеш районының Габишево бистәсендә яшибез. Бездә табигать бик матур, мөмкинлек булган саен чаңгы шуарга чыгабыз. Гомумән, үземне формада тоту өчен һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә тырышам.
Нет комментариев