Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алимент түләү һәр кешенең җаваплыгы

Бүгенге көндә Арча һәм Әтнә районнары суд прис­тавлары бүлегендә 195 кеше алимент йөкләмәләрен үтәү буенча җавап тота. 28 алимент йөкләмәләре Әтнә районына туры килә. Шулардан 14е алиментны үз вакытында түләп бара, ә калганнары белән даими эш алып барырга туры килә. 2017 елның беренче ярты еллыгында шуларның 1 сен Россия Федерациясенең...

Бүгенге көндә Арча һәм Әтнә районнары суд прис­тавлары бүлегендә 195 кеше алимент йөкләмәләрен үтәү буенча җавап тота.

28 алимент йөкләмәләре Әтнә районына туры килә. Шулардан 14е алиментны үз вакытында түләп бара, ә калганнары белән даими эш алып барырга туры килә.
2017 елның беренче ярты еллыгында шуларның 1 сен Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе нигезендә прокуратура җитәкчелегендә җинаять җаваплыгына тартырга туры килде, 8 намуссыз алиментчыга административ чара күрелде. Шулар арасыннан 7 кешене һәрберсен 10ар тәүлеккә административ кулга алдылар, берсенә 60 сәгать мәҗбүри эш бирелде. Шушы 8 намуссыз алимент түләмәүчеләрнең 3се генә үз аңнарына килеп, эш урыннары булдырып, алиментларын түли башлады. Калганнарын да, эшкә урнашып алиментлар түли башламасалар, җинаять җаваплыгына тартачакбыз. 12 кеше чит илләргә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм ителде.
Алимент түләү буенча җаваплылыктан качып йөрүчеләрне, эшләү урыннарын, яшәү урыннарын яшерүчеләрне махсус эзләү чаралары үткәрү аша табабыз. Әлеге көнгә килгәндә Әтнә районы буенча 5 кеше махсус эзләүдә тора.
2016 елда кертелгән яңарышлардан соң алимент түләмәүчеләргә карата тәэсир итү буенча кануннар катгыйланды - әгәр кешенең алиментлар буенча әҗәте 10000 сумнан артып китсә аңа карата махсус хокукына чикләү кертелә, шуның нигезендэ Әтнә районы буенча алимент түләмәүчеләрнең 2се трактор йөртү хокукыннан һәм 8 кешенең машина белән идарә итү хокукына чикләнмәләр кертелде.
Алимент түләүләре Әтнә прокуратурасы күзәтчелегендә тора. Алимент түләү һәр кешенең җаваплыгы, бала хокукын саклап калу безнең бурычыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев