Әтнә таңы

Алиментны түләмәсәң ни була?

Ата-аналар балигъ булмаган балаларын матди яктан тәэмин итәргә бурычлы. Шулай булмаган очракта балаларны тәрбияләү өчен чыгымнар суд аша юлланып алына. Бу хакта суд приставларының Арча һәм Әтнә районара бүлек җитәкчесе Алмаз Лотфуллин белән сөйләштек.

– Әңгәмәне алимент күләмен күрсәтүдән башлыйк әле?
– Алимент түләү буенча килешү булмаган очракта балигъ булмаган балаларга аларның ата-аналарыннан ай саен бер балага хезмәт хакының, яисә, башка кеременең – дүрттән бер, ике балага – өчтән бер, өч һәм күбрәк балага хезмәт хакының яртысы күләмендә алимент алына. Суд тарафыннан бу өлешләрнең күләме, якларның матди, яисә, гаилә хәлен, башка мөһим шартларны исәпкә алып, киметелергә яки арттырылырга мөмкин.
– Алимент буенча дәгъваны кая бирергә кирәк?
– Алиментны түләтү турындагы дәгъваны судка җавапка тартылучының, яисә, дәгъвачының яшәү урыны буенча бирергә була. Җәмәгать судьясы карарга тиешле алиментны түләтү турындагы таләп­ләр боерык, яисә, дәгъва эше тәртибендә башкарыла.
– Ә нинди очракларда суд боерыгы чыгарыла?
– Ата булуны билгеләү, ата (ана) булуны дәгъвалау, яисә, башка кызыксынган затларны җәлеп итү кирәклеге белән бәйле булмаган алимент түләтү турындагы таләпкә судья суд боерыгы бирергә дә хокуклы.
– Җитдирәк темага күчик: бүгенге көндә Әтнә районында ничә кеше алимент түли?
– Арча һәм Әтнә суд приставлары эшчәнлегендә Әтнә районы буенча 28 алимент эше бар, ягъни, районда алимент түләүче 28 кеше бар. Шунысын билгеләргә кирәк, араларында ай саен ихтыяри рәвештә түләүчеләр дә, алимент түләүдән качып йөрүчеләр дә бар. Андыйларга карата катгый чаралар кулланыла. Район буенча алсак, 14енең рәсми эш урыны бар, алар ай саен алиментларын түләп баралар.  Ә менә 4 кеше буенча эзләп алу (розыск) эшләре бара.
– Төгәлрәк әйтсәк, бу очракта нинди чаралар кулланыла?
– Бурычлы кешенең хезмәт хакыннан һәм банктагы акчасыннан тиешле сумма тотып калына, аның милкенә арест салына, күчемле һәм күчемсез милекне теркәү, махсус хокуктан файдалану, әйтик, транспорт чарасы белән идарә итү хокукы чикләнә. Моннан тыш. Россия Федерациясе чикләреннән чыгу хокукы чикләнә, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.
– Административ һәм җинаять җаваплылык­ларын искә алдыгыз, бүгенге көндә әтнәләр арасында андый төр җаваплылыкка тартылучылар күпме?
– Арча һәм Әтнә районнары суд приставлары тарафыннан алиментлар буенча бурычы булган кешеләрне административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту практикасы актив кулланыла. Агымдагы елның 10 аенда район буенча алимент түләмәүчеләргә карата административ хокук бозу турында 6 эш һәм 1 җинаять эше кузгатылды. Административ беркетмәләр төзү РФ Җинаять кодексының 157нче маддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен мәҗбүри шарт булып тора. Әгәр административ җәза билгеләнгәннән соң ике ай эчендә бурычлы кеше алимент түләүдән баш тартса, бу очракта җинаять җаваплылыгы яный.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Реклама

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: