Алинә Европаны шаккатырды
Фигуралы шуу буенча Мәскәүдә узган Европа чемпионатында Россия спортчылары 9 медаль отты. Кыйтганың башка илләренә җыелган спортчыларга исә 3е генә калды. Алтын яулаучылар арасында Казан кызы Евгения Тарасова белән Ижауда туып үскән милләттәшебез Алинә Заһитова да бар. Хәер, Алинә дә спорттагы беренче адымнарын Татарстан бозында ясаган. "Алга барырга вакыт" Узган...
Фигуралы шуу буенча Мәскәүдә узган Европа чемпионатында Россия спортчылары 9 медаль отты. Кыйтганың башка илләренә җыелган спортчыларга исә 3е генә калды. Алтын яулаучылар арасында Казан кызы Евгения Тарасова белән Ижауда туып үскән милләттәшебез Алинә Заһитова да бар. Хәер, Алинә дә спорттагы беренче адымнарын Татарстан бозында ясаган.
"Алга барырга вакыт"
Узган елның декабрь башында Халыкара Олимпия комитетының Лозаннада булган утырышында Россия җыелма командасының язмышын хәл иттеләр. Олимпия Уеннарына кертергәме, кертмәскәме? Ярышырга рөхсәт бирделәр, әмма безнекеләр Россия әләме астында чыгыш ясый алмаячак. Әнә шундый карар кабул ителгән утырышта Россия ягыннан Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков, Допингка каршы бәйсез иҗтимагый комиссия җитәкчесе Виталий Смирнов һәм фигуралы шуу буенча ике тапкыр дөнья чемпионы булып танылган Евгения Медведева катнашты. Әйтүләренә караганда, нәкъ менә Медведеваның чыгышы спорт түрәләренең күңелен бераз булса да йомшарткан һәм алар Россия спортчыларына Олимпиадага барырга рөхсәт биргән. Миллионлаган тамашачының мәхәббәтен казанган чемпион чит илдә Россия спортының чисталыгын дәлилләргә тырышкан арада Алинә Заһитова Япониядә узган Гран-при ярышларын отты. Бу вакыйгага кадәр исеме бары белгечләргә генә билгеле булган татар кызы әлеге уңышын Россия чемпионатында да кабатлады. Шулай итеп, спорт күгендә яңа "йолдыз" кабынганына беркемнең дә шиге калмады. Ә тамашачы ике чемпионның бер бозга чыгуын көтте.
Алар узган атнада Мәскәүдә узган Европа чемпионатында очрашты. Бу вакыйгага тамашачылар гына түгел, белгечләрнең дә игътибары зур булды. Олимпия Уеннарына барачак спортчыларны да әнә шул ярыш нәтиҗәләренә карап сайлыйлар бит. Ә Пхенчхань медале быел бик кыйммәт йөри. Кайсысы остарак - 15 яшьлек Алинәме, әллә 18 яшьлек Евгенияме? Соңгы тапкыр 2015 елның декабрендә оттырган Медведевага янә җиңелү ачысын татырга туры килде. Заһитова исә, хатасыз чыгыш ясап, чираттагы алтынга ия булды. "Мин әлегә ни булганын үзем дә аңламыйм. Әмма бу җиңүнең киләсе ярышларда көч өстәячәген чамалыйм", - диде Алинә ярыштан соң. Соңрак исә үз чыгышына "дүртле" билгесе куйганын, ялгышлар да булганын, аларны төзәтергә тырышачагын әйтте. "Европа чемпионатын отканыма бик сөенәм. Хәзер алга барырга вакыт", - диде ул.
Ни гаҗәп, белгечләр арасында Алинәнең җиңүен, татар кызының осталыгыннан бигрәк, көндәше Евгениянең бозга ике айлык тәнәфестән соң әйләнеп кайтуы белән аңлатырга тырышучылар табылды. Заһитова белән Медведева арасындагы ярышны заманында ир-егетләр спортындагы Евгений Плющенко белән Алексей Яһудин көндәшлегенә тиң күрүчеләр дә бар. Фигуралы шууның ике бөек остасы арасындагы мөнәсәбәтләр ул вакытта дошманлык чигенә килеп җитте. Спортта була торган хәл. Ә кызлар дус булуларын яшерми. Алар икесе дә бер тренерда шөгыльләнә. Бер-берсе белән ярышсалар да, Олимпия медален бергә яуларга туры киләчәк.
Уңыш көттереп килә
Россиянең Олимпиададагы өметенә әверелгән 15 яшьлек милләттәшебез Ижауда туып үскән. Әмма спорттагы тәүге адымнарын Татарстанда ясый. Алинәнең әтисе - хоккейчы Илназ Заһитов - спорт сөючеләргә таныш кеше. Заманында ул Татарстан командаларында да уйнады. 2002 елда аны Лениногорскига чакыралар. Ул вакытта әле Алинә берничә айлык сабый гына була. Илназ дүрт ел шунда чыгыш ясагач, гаилә Әлмәткә күченә. Алинә республиканың нефтьчеләр башкаласында фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлый. Аннары алар кабат Ижауга кайтып китә. Спорттагы беренче җитди адымнарын кызчык Удмуртия башкаласында ясый. Әйтүләренә караганда, күнегүләр ясар өчен алар Әгерҗегә кадәр барып чыга. Шуңа күрә Алинәнең бүген уңышларын да күпмедер дәрәҗәдә Татарстан бозының да өлеше бар.
Татар кызына уңыш көттереп кенә килә. Әйтик, ике ел элек ул Россия беренчелегендә тугызынчы урынны ала. Әмма борынын салындырмаган. Шуннан соң җиңү артыннан җиңү килә. 2016 елда Россия чемпионатында зурлар арасында икенче урынны ала. Әмма 15 яше тулмаган кызга халыкара ярышларда чыгыш ясарга рөхсәт итмиләр. Ул юниорларның Гран-при финалында беренче урынны алгач кына, зурлар арасында җиңү яуларга керешә. "Үҗәтлеге каян килә дисезме? Ул үзе бу яктан миңа охшаганын әйтә. Ә мин хатыным Ләйсәнгә рәхмәтле. Бу кадәр тырышмасалар, берни дә килеп чыкмас иде. Бигрәк тә узган ел зур сикереш булды. Хәтта тренерлары да гаҗәпләнә", - ди Илназ Заһитов. Бүгенге уңышларга нигез салучы тренер дип алар Этери Тутберидзены телгә ала. Алинә инде өч ел Мәскәүдә яши…
Илнар Хөснуллин
Тулысы белән укыгыз: http://vatantat.ru/index.php?pg=146
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев