Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинә ник гаепле?

Заһитованы Татарстанда көтәләр Татарстан Президенты Олимпия уеннарында җи­ңүе белән Алинә Заһитованы да котлады. Республика баш­лыгы спортчыга һәм аның остазы Этери Тутберидзега котлау телеграммасы юллады. "Ирекле программада Али­нәнең чыгышына сокландым һәм чың күңелемнән сезне матур җиңүегез белән котлыйм. Бу уңыш безнең фи­гурачының Олимпиадада Россиянең беренче "алтын"ы булуы белән дә мөһим", -...

Заһитованы Татарстанда көтәләр

Татарстан Президенты Олимпия уеннарында җи­ңүе белән Алинә Заһитованы да котлады. Республика баш­лыгы спортчыга һәм аның остазы Этери Тутберидзега котлау телеграммасы юллады. "Ирекле программада Али­нәнең чыгышына сокландым һәм чың күңелемнән сезне матур җиңүегез белән котлыйм. Бу уңыш безнең фи­гурачының Олимпиадада Россиянең беренче "алтын"ы булуы белән дә мөһим", - дигән Миңнеханов.

Дөресен әйткәндә, ре­спубликаның татар кызы­ның җиңүләренә сөенүен өнәп бетермәүчеләр дә бар. Янәсе, Татарстанның Ижауда туган бала уңышына ни катнашы бар? Алинәнең әтисе Илназ­ның тумышы белән Актаныш районыннан булуы, аннары аның күп еллар дәвамында Татарстан хоккей командаларында чыгыш ясавы, шул вакытта кечкенә кызның тәүге тапкыр бозга аяк басуы, Ижау­да шугалак булмаганда күнегү ясар өчен көненә икешәр тапкыр Әгерҗегә йөрүләре, бер баруларында авариягә очраулары, үсә төшкәч, кулын сындыруы, Мәскәүдә исә ярышлар алдыннан мә­четкә барып, әбисе белән дога кылулары турында бел­мәгән кеше калмады инде. Бу гына да түгел икән әле: Илназ Заһитов журналистларга "Татнефть"нең Али­нәгә матди ярдәм күрсәтүе турында сөйләгән. Ә соңгы хәбәрләр­гә караганда, Заһи­тованы Татарстан спортчысы иту турында сүз чыккан. Бу исә - республика аңа алга таба да ярдәм итә алачак дигән сүз. Сүз уңаеннан, күршеләр дә тик ятмый. Башкорт галим­нәре Заһито­ваның нәселен яхшылап тикшермәкче икән.



Алинә ник гаепле?

Алинәгә исә ярдәм бүген бик тә кирәк. Ул алтын откач, спорт җәмәгатьчелегендә сәер хәлләр башланды. Кайбер басмаларга ышансаң, 15 яшьлек бу бала Олимпия уеннарында Россиянең беренче алтын медален отканына үке­нергә тиеш булып чыга. Баксаң, ул түгел, беренче урынны аның көндәше алырга тиеш булган икән! Моны кайбер журналистларның допинг куллануы, ә социаль челтәрләрдә утыручылар­ның бәйрәм иткән вакытта язышуы белән аңлатыр идең дә, федераль каналлар аша бу сәерлекне бөтен ил халкы күреп торды. Үз гомерендә иң зур җиңү яулаган чемпионны котлау урынына барысы да Медведеваны тынычландырырга тырыша. "Бар авырлык Женя җилкәсенә төште. Сәламәтләнеп сафка басарга кирәк иде, ә бу вакытта синнән артта булучы алга баруын дәвам итә. Берәү табибларга йөри, икенчесе күтәрелә бара, - дип кайгыга батты танылган тренер Тать­яна Тарасова. - Медведева яхшырак чыгыш ясады. Ул - йөрәге белән дә, күңеле белән дә дөньяда иң яхшысы. Аннан да яхшысы була алмый". Тарасовага кушылучылар аз булмады.

Әнә бит Евгениянең уенчыклары да Алинәнекеннән ике мәртәбә күбрәк җыелган икән. Тагын нәрсәләрен чагыштырып карыйсыз инде? Көндәшенең имгәнеп, күп­ме­дер вакыт бозга чыга алмавына, үзенең аннан яшьрәк булуына, авыр алымнарны чис­тарак башкаруына да Алинә гаеплеме? Медведевага әле берничә ел элек үк Пхенчхан алтыны вәгъдә иттеләр. Аннан быелгы шау-шулы ярышта милли каһар­ман ясарга теләделәр, Халыкара Олимпия комитеты тү­рәләре алдына чыгардылар. Алинә исә балалыгы белән әнә шуларны аңлама­ган, кү­рәсең. Медведева рекорд куя, Заһитова исә аның күр­сәткечен тагын да яхшырта. Ә бездә алай ярамый. Барысы да алдан әйтелгәнчә булырга тиеш.

Ике кызның исә тагын бер айдан дөнья чемпионатында ил данын яклыйсылары бар. Ике мәртәбә Олимпия чемпионы булган Евгений Плющенко әй­түенчә, ул Заһитованың җи­ңәсенә шик­ләнмәгән һәм иптәшләре белән бәхәслә­шеп, хәтта мең доллар акча да откан. "Аның җиңүе гаҗәп түгел. Әмма Алинә өчен авыр вакытлар башлана. Беренчедән, алда күчеш чоры көтә. Икенчедән, кызга игътибар күп булачак. Өченчедән, моннан да күб­рәк тырышырга туры килә­чәк. Тагын да үҗәтрәк яшь­ләр үсеп килә", - дигән ул.

тулысынча:

http://vatantat.ru/index.php?pg=388

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев