Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинә Шәрипҗанова "Татарстанның атказанган артисты" булды!

Автор: Эльвира ШАКИРОВА Фото: Солтан Исхаков Җырчы Алинә Шәрипҗанова Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды. Алинәне әлеге сөенечле хәбәр белән котлап үзенә шалтыраттык. Җырчы гаиләсе белән диңгездә ял итә икән. - 30 августта Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин тантаналы рәвештә Ратуша бинасында зур медаль тапшырды. Президентыбыз указы буенча...

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Фото: Солтан Исхаков
Җырчы Алинә Шәрипҗанова Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә лаек булды. Алинәне әлеге сөенечле хәбәр белән котлап үзенә шалтыраттык. Җырчы гаиләсе белән диңгездә ял итә икән.

- 30 августта Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин тантаналы рәвештә Ратуша бинасында зур медаль тапшырды. Президентыбыз указы буенча хәзер мин - Татарстанның атказанган артисты!

- Алинә, лаеклы рәвештә дәрәҗәле исем алуың белән чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! "Атказанган артист" булу синең өчен мөһимме, кирәкме?

- Гадәттә, мин андый әйберләргә тыныч карыйм. Ләкин дәүләт бүләгенә ия булу - зур горурлык. Һәрвакыт Хөкүмәтебез җитәкчелеге алдында чыгыш ясаганга күрә, мин бу исем турында күптәннән хыялландым. Аллага шөкер, Хөкүмәт җитәкчелегенә, шәхсән Президентыбызга, Казан мэрына, Министрлар Кабинетына зур рәхмәтемне белдерәм! Мин - бик бәхетле!

- "Күптәннән хыялландым" дисең, ә ни өчен бу исем алданрак бирелмәде икән?

- Кәгазь эше бик күп. Документлар зур юл, боҗра аша уза. Кеше, чынлап та, бу исемгә лаекмы, юкмы икәнен бик күп кеше хәл итә.

- Алинә, "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Дәрәҗәле исемгә лаек булуыңда остазың, Татарстанның халык артисты Венера Ганиеваның өлеше зурмы?

- Әлбәттә, мин аның алдында баш иям! Ул безнең икенче әниебез кебек. Кирәк булса, мактый, кирәк булса, тотып орыша да ул! Артист кешенең тормышында андый кеше булырга тиеш дип уйлыйм.

Чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/alin-sh-rip-anova-tatarstanny-atkazangan-artisty-buldy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев