Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинә Заһитова 13 млн сум премия алачак, бу әле соңгы чик түгел...

28 февральдә Олимпиада җиңүчеләре Владимир Путин белән очрашты. Очрашу вакытында бүләкләү тантанасы булды. Бүләккә инормарка машиналары һәм акчалата премия бирелде. РФ Акчалата премиянең бәясе - «алтын» өчен 4 млн, «көмеш» өчен 2,5 млн, «бронза» өчен 1,7 млн. сум. Алинә Заһитова барлыгы 13 млн. сум премия алачак. Алинә - алтын медаль...

28 февральдә Олимпиада җиңүчеләре Владимир Путин белән очрашты. Очрашу вакытында бүләкләү тантанасы булды. Бүләккә инормарка машиналары һәм акчалата премия бирелде. РФ Акчалата премиянең бәясе - «алтын» өчен 4 млн, «көмеш» өчен 2,5 млн, «бронза» өчен 1,7 млн. сум.

Алинә Заһитова барлыгы 13 млн. сум премия алачак. Алинә - алтын медаль һәм (команда составында) көмеш медаль яулады. Мәскәү шәһәрен тәкъдим иткән өчен, аерым шәҺәр премиясе дә биреләчәк. Аның бәясе Рф премиясе сыман: «алтын» өчен 4 млн, «көмеш» өчен 2,5 млн, «бронза» өчен 1,7 млн. сум.

Мәскәүдән кала тагын бер регион - Татарстан да үзенең премиясен булдырды. Аның бәясе РФ премиясе суммасында. Татарстан премиясе түбәндәге спортчыларга тиешле: чыңгычылар Андрей Ларьков (көмеш һәм бронза) һәм Анна Нечаевская (бронза), фигуралы шуучыллар Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов (көмеш). Шулай итеп, Мәскәү һәм Татарстанны тәкъдим итүче Тарасова һәм Морозов һәрберсенә 7,5 млн. сум акча «эшләделәр».

Шунысын да истә тотарга кирәк, әлеге премия бәяләре тагын да артырга мөмкин: спорт оешмалары, меценатлар һ.б. үзләренең шәхси премияләрен бирә ала.

Тәрҗемә: http://tatar-today.ru

https://sport.mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев