Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алинә Заһитова коронавируска тест тапшырган. Ни булган соң?

Россия, Европа, дөнья, Олимпия чемпионы 18 яшьлек милләттәшебез Алинә Заһитова коронавируска тапшырган. үзизоляция вакытында Алинә Казанда - әти-әнисе янында яшәде.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Новогорскидагы базада бозда күнегүләр уздыру өчен барлык спортчылар яңа вируска тест тапшырырга тиеш иде. Регламент кагыйдәләренә буйсынып, Алинә дә моны эшләгән. Шөкер, тест тискәре нәтиҗә күрсәткән, димәк, татар кызы күнегүләр уздыра башласа да ярый. Соңрак ул күнегүләр уздыруын дәвам итте, хәзер күрсәтмә чыгышларга әзерләнә. Быел исә аны Россия җыелма командасы составына янә чакырдылар.

http://shahrikazan.ru/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев