Әтнә таңы

Алкоголь... исемне дә бутый

"Бүген безнең махсус рейд - беренче чиратта, шик тудырган шоферларны спиртлы эчемлек куллануга тикшерәбез", - диде ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.

Махсус экипаж - югарыда телгә алган ЮХИДИ инспекторы һәм "Әтнә" полиция бүлекчәсе хезмәткәре Илнар Закировка ияреп, төнге рейдка чыктым. Төнге хезмәтне бик күпләр романтикага саный - табигатьнең чәчәкле алдын гына түгел, караңгы артын да күрсәтүен күз алдына китерми...Нәкъ шундый очрак - берөзлексез диярлек ялтыраучы яшенле, яңгырлы төн булды бу. Әллә болытлары да ЮХИДИ экипажына ияреп йөрде шунда?
Төнге рейд эңгер-меңгердә Олы Әтнәнең үзәк урамында велосипедта йөрүче бер баланы кисәтүдән башланды. Әйләнгеч юлда туктаган "иномарка" йөртүче ханым да кисәтү алды - киләчәктә кырыйга чыгып туктарга киңәш иттеләр.
Беренче административ протокол пыялаларын "тонировка"лаган җиңел машина хуҗасына төзелде. 500 сум штрафка әллә ни борчылмады ул. Дөрес, кыяр-кыймас кына: "Казанга китәсе идем, башкача булмыймы соң?" - дип сүз катып карады. Алдагы көнне дә шушы ук сәбәп аркасында 500 сум штраф салганнар үзенә. Тик машина хуҗасы пыяладагы кара пленканы бу юлы да салдырырга ашыкмады: әллә башка эләкмәм дигән фикердә, әллә акчаны күп эшли...
Төн бик озын икән ул. Шуңа әйтүем, ЮХИДИ экипажы районның күп авылларын әйләнеп чыгарга өлгерде. Бер авылда вакытта басу юлыннан күрше авылга чабучы машина уты шәйләнде. "Сәбәпсезгә басу юлыннан йөрмиләр", - дип, без дә шунда юл тоттык. Кирәк бит, әллә нинди бормалы басу юлларыннан барганда, каршыга "грузовой" машина килеп чыкмасынмы?! Фараларын да яндырмаган.

Реклама

Тулырак язманы "Әтнә таңы" газетасы битләреннән укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: