Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Аллаһ Тәгалә могҗизасы" бәйгесенә

Безнең буын Совет чоры мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында тәрбияләнде һәм белем алды. Ул чордагы дингә караш белән хәзергесе арасында аерма бик зур. Совет чоры укытучысының еллык тәрбия планына укучыларга атеистик тәрбия бирү буенча эшләр языла иде. Ә хәзер бераз лирик чигенеш. Узган гасырның сиксәненче еллар башында Арча районы комсомол...

Безнең буын Совет чоры мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында тәрбияләнде һәм белем алды. Ул чордагы дингә караш белән хәзергесе арасында аерма бик зур.

Совет чоры укытучысының еллык тәрбия планына укучыларга атеистик тәрбия бирү буенча эшләр языла иде. Ә хәзер бераз лирик чигенеш. Узган гасырның сиксәненче еллар башында Арча районы комсомол комитеты вәкилләре Әтнәгә килеп, 14 яше тулган укучыларны комсомолга кабул итәләр иде. Шулай бер укучым кабул итү комиссиясе янына килеп баскач, аңа сорау бирәләр: "Ленин комсомолының нинди казанышларын һәм аның нинди орден, медальләр белән бүләкләнүен беләсең? Укучым бу сорауга җавап бирә. Икенче сорау яңгырый: "Энем, комсомолга керергә күптән әзерләнәсеңме?" Укучымның: "Бер атна инде, абый", - дигән җавабы берәүне дә канәгатьләндерми. "Без бу эшебезгә үзебезне күп еллар буена әзерләдек, сиңа да комсомол тарихын, аның эшләрен өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле",-дигән сүзләргә дә укучымның җавабы әзер. "Аңлаган кешегә шул җитә инде, абый". Бу сүзләр комиссиядәгеләрне елмаерга мәҗбүр итә, шулай да аны комсомол сафларына кабул итәләр. Югарыда язылганнар белән шуны әйтәсем килә: коммунистик идеология гамәлдә булганда безне кулдан тотып диярлек комсомолга, партиягә кертсәләр, ә дин юлына ихлас күңелдән кереп китү өчен, халык әйтмешли, "Бер пот тоз ашарга кирәк". Коммунистик идеологиянең нигезендә ялтыравыклы догматик принциплар да бар иде һәм бу идеология илебездә 80 еллыгын да тутыра алмыйча таркалды.

Ә динебез пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) иңдерелгән һәм безнең өчен яшәү инструкциясе булган Коръәни Кәримгә таяна, ә аның нигезендә яшәешебезгә ямь өстәүче Бөек Аллаһ сүзе ята. Аллаһ боерса, динебез яшәр һәм яңадан чәчәк тә атар!

Дингә ышанмаган кешенең көтмәгәндә дингә килүе сирәк күренештер. Кеше дингә күптөрле сынау-сыналулар аша килә. Язманың тулы вариантын газетабыз битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев