“АЛМА БӨРТЕКЛӘРЕ”
Бүген мин укытучым, сыйныф җитәкчем Әхмәтҗанова Нәҗибә Хафиз кызы хакында бер җылы сүз әйтергә телим. Безнең сыйныфны "Нәҗибә апаның алма бөртекләре", дип йөртәләр. Алма бөртекләре... Кеше балаларын эчкерсез якын итеп, үз күрү яшьли ятимлек ачысын татыган, ата-ана назын туйганчы тоярга да өлгермәгән кешегә каян килә икән? Инде сиксәнне тутырып килүгә...
Бүген мин укытучым, сыйныф җитәкчем Әхмәтҗанова Нәҗибә Хафиз кызы хакында бер җылы сүз әйтергә телим.
Безнең сыйныфны "Нәҗибә апаның алма бөртекләре", дип йөртәләр. Алма бөртекләре... Кеше балаларын эчкерсез якын итеп, үз күрү яшьли ятимлек ачысын татыган, ата-ана назын туйганчы тоярга да өлгермәгән кешегә каян килә икән? Инде сиксәнне тутырып килүгә дә карамастан, күрүгә балкып елмаер, син хәлләрен сорашырга авыз ачканчы, хәлләреңне сорашып бетерер.Тормышка гашыйк кеше булыр өчен сугыш елларына туры килгән балачагын, сеңлесе белән балалар йортында үсү аралыгын үтәргә кирәктер, мөгаен.
Элекке Тымытык районы Татшуган авылында туып үскән Нәҗибә Хафиз кызы, Олы Мәңгәр авылына 1952 елны Куйбышев педучилищесын тәмамлап, балалар йортына тәрбияче булып кайта. Аннан соң телсезләр мәктәбендә укытучы-тәрбияче булып эшли. Шулай итеп гомеренең сигез елын язмышлары үзе белән уртак булган балаларны тәрбияләүгә багышлый.
Шушы елларда белемгә омтылучы кыз читтән торып Мәскәү педагогия институтын тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алырга да өлгерә. "Андый бәхет бик сирәк кешегә генә эләгә", - ди. Аннан гомеренең 28 елында Олы Мәңгәр урта мәктәбендә шул фәнне укыта, 36 ел балаларга белем бирә.
Нәҗибә апабызның туган телебез аша рус әдәбиятын яраттыру хәйләсен мин әле генә төшендем. Ул безгә вакытлы матбугаттан укыган кыска өзекләрне үз сүзләребез белән эчтәлеген сөйләргә куша иде. Татар телле бала аны башта туган теленә тәрҗемә итеп аңларга тиеш бит әле. Шулай итеп, апабызның рус теленнән тәрҗемәгә игътибар итүе бүген дә эшемдә зур ярдәм итә. 20 ел мәктәптә эшләү дәверендә мондый күнекмәләргә ия укучыларны еш очратырга туры килмәде, очратканнары Нәҗибә апаның укучысы Халикова Люция апаның укучылары булып чыга иде.
Укытучы булыр өчен үз фәнеңнең, педагогика һәм психология фәннәренең киңлекләренә чумарга, хезмәттәшләр, укучылар, ата-аналар, авыл кешеләре белән аралашу кагыйдәләрен өйрәнергә, артистлык сыйфатларын булдырырга кирәк. Нәҗибә Хафиз кызының авыл клубында укылган докладлар саны гына хәтердән җуелган. Апабыз унйортлыкларга бүленгән үз карамагындагы сайлау участогында безнең белән бергәләп концерт оештырды. Сәнгатькә булган мәхәббәтен безгә менә шушы юл белән күчергәндер.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 15:33Ветеринария хезмәте корбан сарыкларын Татарстанда сатып алырга киңәш итте «Республика халкын төрле төбәкләрдә терлекләрдә булган йогышлы авыру кертүдән саклыйсыбыз килә», - диде Габделхак Мотыйгуллин.8800
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.26000
-
26 май 2022 - 12:58Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирусның 142 яңа очрагы теркәлгән Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 142 яңа очрагы теркәлгән – бу алдагы көн белән чагыштырганда бишкә азрак.8100
-
26 май 2022 - 11:18Хезмәт һәм социаль яклау министры индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында сөйләде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында индексациядән соң яшәү минимумы күләме турында хәбәр иттеләр.15500
-
26 май 2022 - 10:15Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета.7500
-
26 май 2022 - 09:20Чисталыкны яратабыз шул Һәр районның, һәр төбәкнең халык тарафыннан саклана торган, изгеләштерелгән урыны бар.9700
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.14400
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.12500
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33900
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.11600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.62700
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.53500
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.31404
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика