Әтнә таңы

Алмаз белән Гөлназ игезәкләр бәйгесенлә

Мәктәбебезнең горурлыклары! Мин сезгә үзебезнең Күңгәр мәктәбендә укучы Алмаз белән Гөлназ Сафаровлар турында сөйлисем килә. 1996 елның 15 нче апрелендә Күшәр авылында туалар. 9 еллык белемне Күшәр мәктәбендә алып, 10 нчы сыйныфка безнең мәктәпкә менәләр. Монда менгәч тә үзләренең актив булуларын югалтмыйлар. Хәзер исә алар "Күңгәр мәктәбе" исеменнән олимпиадаларга, спорт...

Реклама

Мәктәбебезнең горурлыклары!
Мин сезгә үзебезнең Күңгәр мәктәбендә укучы Алмаз белән Гөлназ Сафаровлар турында сөйлисем килә. 1996 елның 15 нче апрелендә Күшәр авылында туалар. 9 еллык белемне Күшәр мәктәбендә алып, 10 нчы сыйныфка безнең мәктәпкә менәләр. Монда менгәч тә үзләренең актив булуларын югалтмыйлар. Хәзер исә алар "Күңгәр мәктәбе" исеменнән олимпиадаларга, спорт ярышларына баралар һәм җиңүсез кайтмыйлар.
Двойняшкалар булуларына карамастан, Алмаз белән Гөлназ бик охшаш: буйлары, йөзләре, характер сыйфатлары, хоббилары белән бик охшаш бу ике дус! Мәктәп чараларында, бәйрәмнәрендә алар алып та баралар, бииләр дә, җырлыйлар да. Бәйрәмнәребез аларсыз үтми безнең. Мин : "Нинди укытучыларыбызны яратасыз ?"-дип сорагач." Мәктәптә укытучыларыбызның начарлары юк. Шуңа күрә аларың дәресләрен бик теләп үзләштерәбез"- диделәр. Мин аптырашта?! Ничек инде бөтен дәресне дә яратып булсын. Шулай да Алмазның да, Гөлназның да яраткан дәресләре бар икән. Алмазга күбрәк җәмгыять белеме ошый икән(әллә җәмгыять белеме тормышка якын фән, әллә Рәмлә апаның дәресләре кызыклы утә). Гөлназга химия фәне якынрак, гәрчә бу фән белән соңрак кызыксынса да, иң яраткан фәне - химия! Бу фәннәргә генә түгел, бөтен фәнгә өлгерә алар! Музыкага килгәндә, Гөлназ заманча музыка тыңларга ярата,ә Алмаз классик стильдәге җырларны якын күрә. Аларның иң якын дусларының берсе булып спорт тора! Алмаз өстәл теннисы, баскетбол,футбол, ә Гөлназ бигрәк тә өстәл теннисын яратып уйный. Шуңа да спорт стилендәге киемнәрне кияргә яраталар. Аларның бу өлкәләрдәге уңышларын санап бетергесез. Мәктәпнең теннис, баскетбол, воллейбол, шахмат командаларында бит алар. Кыскасы, Алмаз белән Гөлназ мәктәбебезнең горурлыклары!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: