Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Алсу-Илфат маҗаралары”

Тамаша "Алсу-Илфат маҗаралары" Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә өч көн дәвамында менә шундый театраль- концерт карый алачакбыз. Бер-бер артлы сораулар тудымы? Мин дә шул сорауларга җавап эзләдем. Сүрия МИНГАТИНА Мәдәният белән театр коллективы елның-елында Әтнә халкын гаҗәпләндерә, сокландыра. Хәтерләсәгез мондый тамашаларны без 1999 елларда карый башладык. Редакциядән китеп, Маратыбызның мәдәнияттә...

Тамаша

"Алсу-Илфат маҗаралары"

Әтнә дәүләт драма театры сәхнәсендә өч көн дәвамында менә шундый театраль- концерт карый алачакбыз. Бер-бер артлы сораулар тудымы? Мин дә шул сорауларга җавап эзләдем.

Сүрия МИНГАТИНА

Мәдәният белән театр коллективы елның-елында Әтнә халкын гаҗәпләндерә, сокландыра. Хәтерләсәгез мондый тамашаларны без 1999 елларда карый башладык. Редакциядән китеп, Маратыбызның мәдәнияттә эшли башлаган елы иде бу! Сәхнәгә чит планета кешесе төшкәненә барыбыз да шаккаткан идек. Барысы да шуннан башланды, ниләр генә уйлап тапмады ул. Аңа башкалар кушылды, әкият дөньясы барыбызны да бөтереп алды. Оешмаларның йомгаклау концертына җыелгач, тагын ах иттек. Үзебезнең сәнгать сөюче ир-егетләребез Марат, Илфат, Айрат, Азат... яраткан артистларыбыз кино сәнгатен үзләштереп, тамаша барышында үз осталыкларын күрсәтү белән бергә башкаларның да сәләтләрен ача башладылар. Куллар кызышканчы алкышладык... Һәм ияләндек, гел яңалык, гел могҗиза көтәбез.

Маҗараның авторы Марат Хәбибуллин әйткәнчә инде, балалардан бигрәк үзебезгә, олыларга җитми хәзер әкият. Тормыш басты. Акча җитми. Менә шундый кырыс яшәеш хөкем сөргәндә әкияти дөньяга керәчәкбез, күрәчәкбез, Алла боерса. Аяктан егарлык, гаҗәпкә калырлык, алкышларлык, сокланырлык, куанырлык.

Исеме аптыраттымы? Ни өчен шулай дип аталамы? Бик язасым килә, тик ярамый. Серлелек бөтереп алсын, бөтереп алып маҗарага алып килсен. Үзгәлеге бар, кино гына карап утырмаячакбыз, берничә видеосюжеттан калганы бар да тере. Реклама ясавым түгел, каравыгызны тели күңел, сабыйлыкка кайтарасым килә. Артистларыбызның нияте дә шундыйрак, сезгә ял бүләк итәргә телиләр.

Шунысын гына әйтә алам, театраль-концерт яңа артистларыбыз, аларның сәләтләре, осталыклары белән дә таныштырачак. "Гүзәлем Әсәл"дә аларның берничәсен күреп куанган идек, ә аларның калганнары да шундый оста икән. Гитарада уйнаучылар, баянчылар, җырчылар күп икән алар арасында, Аллага шөкер.

Театрыбызның директоры Ленур Зәйнуллин, режиссеры Рамил Фазлыев, әлеге маҗараның авторы Марат Хәбибуллин белән сөйләшкәннән соң, күпмедер өлешен караганнан соң (махсус карап бетермәдем, әкият дөньясының тәрәзәсеннән карау да җитте), инандым, кабат-кабат караячакбыз икән әле. Оештыручылар үзләре дә соклануларын яшермиләр, көтелмәгән ачышлар да ясап куйганнар....

Озын сүзнең кыскасы, карыйк башта, танышыйк яңа талантлар белән, ә аннан соң аларны саклау, яклау, аларның яшәешләрен җиңеләйтү турында да уйлау кирәк булыр. Ни дисәк тә Әтнәне күтәрәсе йолдызлар бит алар. Ә әлегә барыбызны да Әкияти дөнья көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев