Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алсу пирогы

Бу пирогның өсте шикәрле, кетердәп тора. Ә асты сусыл, йомшак, күпергән. Тәмле! Нәрсәләр кирәк: - 250 грамм он - 100 мл сөт - прессланган чүпрә 15 грамм - ике йомырка - тоз - 150 грамм атланмай - 150 грамм шикәр комы - 200 мл сөт өсте Җылы сөттә чүпрәне җебетәбез...

Бу пирогның өсте шикәрле, кетердәп тора. Ә асты сусыл, йомшак, күпергән. Тәмле!

Нәрсәләр кирәк:

- 250 грамм он
- 100 мл сөт
- прессланган чүпрә 15 грамм
- ике йомырка
- тоз
- 150 грамм атланмай
- 150 грамм шикәр комы
- 200 мл сөт өсте

Җылы сөттә чүпрәне җебетәбез дә, беразга күперергә калдырабыз. Йомырка һәм 100 грамм атланмай салып, туглыйбыз. Әкренләп, бутый-бутый, он кушабыз. Кулга ябешә торган, йомшак камыр килеп чыга.
Бер сәгатькә калдырабыз, камыр бераз кабарсын.

Шуннан соң камырны табага бушатабыз да, тагын ярты сәгать күперергә калдырабыз. Ул арада 50 грамм атланмайны, шакмакларга бүлеп, шикәр комы белән бутыйбыз. Шуннан соң, бармагыгызны суда чылатып, камыр өстенә тишекләр ясап чыгыгыз. Шул тишекләргә май кисәкләрен куегыз, пирог өстенә шикәрен сибегез.
180 градусны мичтә 25 минут тирәсе пешерәсе. Шуннан соң, мичтән чыгарып, сөт өсте сибегез һәм 5-6 минутка яңадан мичкә куегыз.

Кайнар килеш бигрәк тә тәмле! Куанып ашагыз!


Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА, "Интертат"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев