Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алсуга әтнәләр дә шаккатты

Җырчы Алсу өченче тапкыр әни булды. Аның иң чибәр җырчылар исемлегендә булуы беркемгә дә сер түгел. Хәзерге вакытта җырчы үзен тулысынча балалар тәрбиләүгә багышлаган һәм, башка җырчылардан аермалы буларак, инстаграмда бизәнмәгән килеш тошкән фотосурәтләрен куярга да тартынмый. Киресенчә, соңгы куйган фотосурәтләре фанатларын шаккаттыра. 33 яшьлек, күп балалалы әни исемен алып...

Җырчы Алсу өченче тапкыр әни булды. Аның иң чибәр җырчылар исемлегендә булуы беркемгә дә сер түгел.

Хәзерге вакытта җырчы үзен тулысынча балалар тәрбиләүгә багышлаган һәм, башка җырчылардан аермалы буларак, инстаграмда бизәнмәгән килеш тошкән фотосурәтләрен куярга да тартынмый. Киресенчә, соңгы куйган фотосурәтләре фанатларын шаккаттыра. 33 яшьлек, күп балалалы әни исемен алып өлгергән Алсу ябыгып, буй-сынын да тәртипкә китерергә өлгергән.

Ике кыз һәм бер малаен тәрбияләү белән беррәттән, иҗат белән шөгыльләнергә, сәяхәт итәргә дә өлгерә. Инстаграмдагы язылучылары Алсуның фотосурәтләре астында: "Табигый матурлыгың тагын да бизи, тагын да яшьрәк күренәсең. Фотосурәтләр күбрәк керт, үзеңнең табигый матурлыгың белән күпләрне илһамландырасың", - дигән комментарияләр калдырган.

"Сәхнә"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев