Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтмыш ел бергә - «Әтнә таңы»

Кайбер очрашулардан кайтканнан соң, үзеңне кыйнап аткан кеше кебек хис итәсең. Әңгәмәдәшең бөтен көчеңне йолкып алгандай була. Икенче берәүләр исә сине кабат бу тормышка гашыйк итә, кешеләрне аңларга, яратырга өйрәтә. Арчадан Наил абый Сабиров та шундыйлардан. Ул бер дә үзгәрми кебек: ачык йөзле, гел эшлекле, ниндидер планнар белән янып яши....

Кайбер очрашулардан кайтканнан соң, үзеңне кыйнап аткан кеше кебек хис итәсең. Әңгәмәдәшең бөтен көчеңне йолкып алгандай була. Икенче берәүләр исә сине кабат бу тормышка гашыйк итә, кешеләрне аңларга, яратырга өйрәтә.

Арчадан Наил абый Сабиров та шундыйлардан. Ул бер дә үзгәрми кебек: ачык йөзле, гел эшлекле, ниндидер планнар белән янып яши.

Быел Наил абыйга 84 яшь тулуын, 67 еллык хезмәт стажын исәпләсәк, бу гомер эчендә бик үк әйбәт булмаган кешеләр дә очраган булырга тиештер, нәрсәгәдер канәгатьсезлек күрсәтсә дә, аны аңлап буладыр кебек. Тик боларның берсен дә Наил абый авызыннан ишетмәссең.

Хезмәт юлын укытучы булып башлый, аннан соң ВЛКСМ райкомы секретаре, 34 ел «Чулпан» колхозы рәисе һәм бүгенгәчә «Арчанефтепродукт» җәмгыяте җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе булып эшли. Атнага, ким дигәндә, ике-өч тапкыр Арчадан туган авылы Дусымга барып хуҗалыкны, басуларны барлап, киңәшләрен биреп кайта.

Яшьлек хатирәләрен яңарту тәэсир иттеме соңгы очрашу вакытында, Наил абыйда аз гына моңсулык тойдым. Хәер, сәбәбе дә юк түгел: Наил абый белән Ләлә апаның бергә гомер итә башлауларына июнь башында 60 ел тулды. Мондый түгәрәк саннар истәлекләрне яңарттыра, уйландыра.
Әтнәнең ВЛКСМ райкомыннан яшь егетне Комыр­хуҗа авылына җибәрәләр.

- Ул вакытта күз атып, очрашып йөргән кызлар да юк түгел иде. Ләләнең ашыгып узып киткәнен генә күрдем һәм йөрәк дерт итте. Башкалар онытылды. Ул көнне кич китапханәче кызны озатып кайттым. Тик менә көн саен очрашып йөрү генә мөмкин түгел, Әтнә белән Комырхуҗа авылы арасы ун ча­крым. Ул вакытта машиналар юк, эш белән дә кайсы көнне кайда каласың, туган авылым Дусымга да кайтыр­га кирәк.

-Наил үзенең тәрбия­лелеге, игътибарлылыгы белән җәлеп итте. Ул вакытта кызлар егетләрнең байлыгы, эшләгән урыны белән дә кызыксынмыйлар иде, - дип, сабыр гына, сүзгә кушыла Ләлә ханым.
- Мин аны авылга тарантаска утыртып алып кайттым. Бөтен авыл каршы алырга чыкты дисәң дә була. Һәркем сынап карап, үзенчә бәя биргәндер инде. Әтинең исә, горурланып: «Безнең килен бигрәк чибәр», - дип әйткәнен хәтерлим, - дип дәвам итә Наил абый.

Ләлә ханым үзе белән үзешчән сәнгатькә Наил абыйны да тарта. Колхоз рәисе спектакльдә үзе уйный дигәч, клубка бөтен авыл җыела. Рәис, мөмкинлектән файдаланып, халык­ка үз фикерен җиткерә, мондый атмосферада аралашырга да уңайрак, эчкерсез сөйләшүләргә дә урын кала.

- Әти безнең беренче балабызның тууын түземсезлек белән көтте. Беренче улыбыз Рөстәм тугач, тормышыбыз ничектер тагын да җайланып, рәтләнеп китте кебек. Аннан соң Илһам, Азат туды, улларыбызның һәркайсы акыллы, тәртип­ле булып үсте. Ләләгә җиңел булмагандыр, без бер гаиләдә биш ир-егет. Ашарга әзерләргә, юарга, үтүкләргә кирәк, гомер буе абзар тулы терлек асрадык. Көндез бер чыгып киткәч, кире кайтып та булмый, ярдәм дә итәсе килә. Аннан соң, иртән бер сәгать алдан торып, терлекләрне бер кат карап китүне үзем өчен максат итеп куйдым, - дип искә ала ул көннәрне Наил абый.

- Сез - җитәкче кеше, ул вакытларда да гайбәт чыгаручылар, яман сүз йөртүчеләр булгандыр…
- Әлбәттә, бар иде. Без бер гаилә, әйдә, юк-бар сүзләр белән бер-беребезне битәрләмик, ватмыйк үзебезне, дидем Ләләгә. Ул акыллы хатын, барысын да аңлады, урамнан сүз җыймады.

Кеше, яши яши, бер-берсенә охшый диләр. Иске фотосурәтләрне карап утырам: бу икәү очрашкан вакытта ук бер-берсенә охшаган булган. Юкка гына, никах күктә укыла, димиләрдер. Наил абыйның яратып, үз итеп, Ләлә апага каравы, аның исә, акыл белән, сабыр гына, әңгәмәгә кушылуы… Бер карасаң, бик гади, икенче карасаң, алтынга тиң бәхетле минутлар бу…
Зөлфия Хәлиуллина "Арча хәбәрләре"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев