“Алтын каләм” сезне дәшә
Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XIX нчы республика фестивале иҗат белән шөгыльләнүчеләрне бәйгедә катнашырга чакыра. Фестивальне Татарстан Республикасының яшьләр эше һәм спорт, мәгариф һәм фән министрлыклары, журналистлар союзы, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең республика агентлыгы, КФУ берлектә уздыра. Төп темасы - Яшьләр һәм дәүләт". Максаты - Яшь журналистларның эшчәнлегенә ярдәм итү,...
Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XIX нчы республика фестивале иҗат белән шөгыльләнүчеләрне бәйгедә катнашырга чакыра.
Фестивальне Татарстан Республикасының яшьләр эше һәм спорт, мәгариф һәм фән министрлыклары, журналистлар союзы, матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең республика агентлыгы, КФУ берлектә уздыра. Төп темасы - Яшьләр һәм дәүләт". Максаты - Яшь журналистларның эшчәнлегенә ярдәм итү, яңа талантлар табу, социаль мөһим темаларга яшьләрнең игътибарын юнәлтү; яшьләрне журналистиканың нигезләре, матбугатның, журналистларның эшчәнлеге белән таныштыру, актив тормыш позициясе формалаштыру.
"Алтын каләм"нең муниципаль этабы дәвам итә. Сезнең язмаларыгыз сайлап алынып, агымдагы елның 20 маена кадәр республикадагы жюри карамагына җибәрелә. 10 июньнән чит турның нәтиҗәләре билгеле булып, сезнең эшегез 17-21 июнь көннәренә кадәр дәвам итүче көндезге этапка кертелә. Анысы "Идел" яшьләр үзәгендә була.
Катнашырга теләге булучылар язмаларын түбәндәге адрес белән җибәрә алалар:
420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 йорт, 108 кабинет, фестивальнең кураторы - Гөлшат Мәхмүт кызы Рөстәмова.
(Сорауларыгыз булса, редакция коллективы, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белән элемтәгә керә аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев