Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтын куллы Фәрдия Римхәт кызы

Фәрдия Римхәт кызы Төхфәтуллина турында гаять күп язып булыр иде.

Күәм урта мәктәбендә укыган чордан ук гади, актив, тырыш, гадел, тиз аралашучан укытучы булып күңелгә кереп урнашты. Биредә, беренче чиратта, аның хезмәт сөючәнлеген ассызыклау урынлы булыр. Башкача әйтсәк, кул эшләре - аның "конек"! Менә мәктәп сайтында кабат аны телгә алалар.

Технология укытучысы Фәрдия Төхфәтуллина 7 сыйныф укучылары белән, Сигапур алымын кулланып,рәсем фәненнән ачык дәрес күрсәттеләр, дип язалар сайтта. Моннан тыш, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында "ак калфак" республикакүләм семинар узды. Семинарда кул эшләре буенча мастер-класс күрсәтәләр, күргәзмә оештыралар. Биредә "Дизайн мәктәбе" түгәрәге җитәкчесе Фәрдия Римхәт кызы кунакларга шәл бәйләү серләрен ача.

Фотолар мәктәп сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев