Реклама
Йомырка бәяләре көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Район үзәгенең кибет, базарларын әйләндем. Бу яктан үзем артык борчылмыйм. Беренчедән, гаиләдә шулай күнегелгән - йомырка юнәтү бурычы җәмәгатем өстендә. Аңлыйсыздыр,тавык йомыркаларын күз алдында тотам. Икенчедән, авылда яшибез. Үзебез тавык асрамасак та, шөкер,туганнар, күршеләр һәм ахирәт дуслар бу байлыктан өзмиләр. Тавык йомыркасының "алтынга манчыла...
Йомырка бәяләре көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Район үзәгенең кибет, базарларын әйләндем.
Бу яктан үзем артык борчылмыйм. Беренчедән, гаиләдә шулай күнегелгән - йомырка юнәтү бурычы җәмәгатем өстендә. Аңлыйсыздыр,тавык йомыркаларын күз алдында тотам. Икенчедән, авылда яшибез. Үзебез тавык асрамасак та, шөкер,туганнар, күршеләр һәм ахирәт дуслар бу байлыктан өзмиләр. Тавык йомыркасының "алтынга манчыла башлавы" турында район халкы ни уйлый икән? Шул хакта сораштым.
Марсель, Олы Әтнә. Кибеттән чыгып килә иде. Ул кибетнең исемен телгә алмыйм - реклама була күрмәсен! Алайса эшләр харап.
Лилия, Иске Мәңгәр.
Раилә, Олы Әтнә.
Сания, Олы Әтнә.
Равия, Күлле Киме.
Идрис, Чишмәле Сап.
Фәргать, Түбән Көек.
Райондашларны сөйләштерәм, үземһәр сүзләрен "йотып", "эшкәртеп" барам. Сүз дә юк, шәхси йомыркалар - бу очракта шәхси хуҗалыкта асралучы тавык салган йомырканы күз алдында тотам - арзан үзе. Алар да күтәрерләр дип уйлыйм. Тик шунысы бәхәссез, андый йомырканы урталай бүлүе үк рәхәт.Куе сары эчле, мул витаминлы икәне күренеп тора.Минемчә, бәяне күтәрсәң дә, шуларныкын гына арттырырга була. Ә фабрикада ябылуда ятып, гел бертөрле ашап, мәҗбүри салдырганныкын, киресенчә, төшерергә кирәк. Кызганычка каршы, авыл мескенне һәрьяклап "күкәй сарысына маналар". Шуннан Казанга ярминкәгә барып сатып алып кайтасың инде...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз