Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтын медаль кемгә бирелә - Гөлшат Закирова фикере

"Мәгариф" журналында якташыбыз Таһир Сабирҗановның "Алтын медальгә кайсы авыл баласы лаек?" дигән мәкаләсе дөнья күрде. Биредә район мәгариф бүлеге белгече сүзләре дә урын алган.

"Бар иде орден-медальләрнең дәрәҗәле чаклары! Куйган тырыш хезмәтеңнең ниндидер әҗерен күреп, куаныч кичереп йөргән чаклар… Заманында урта мәктәптән үк алтын медаль алып чыгучылар берән-сәрән булса да була торган иде, һәм андыйларның абруй-дәрәҗәсе дә зуррак иде шикелле. Ни дисәң дә ун ел буена барлык фәннәрдән дә бары тик «5»легә генә укыган бала бит! Югары уку йортына укырга кергәндә аларга өстенлекләр дә каралган иде. Хәзер заманы башка, балаларда укуга, алтын медальгә карата караш та үзгә. Бу уку елы әле моңарчы булган еллардан бөтенләй үзгә: тугыз айдан торган уку елының ике ае дистанцион шартларда узды. Бу – әлбәттә, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә дә чагылыш тапмый калмас. Шулай да мәктәптә укып алынган алтын медальнең быел кыйммәте ни дәрәҗәдә? Авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар аңа дәгъва итә аламы? Ә инде медальле була-нитә калсалар, киләчәк тормышларында аларга бу медальнең берәр файдасы тиярме? Бу хакта 2020 ел чыгарылышы укучыларының остазлары – укытучы абый-апалары ни уйлый? Аларның уй-фикерләре сезгә дә кызык булыр, дип уйлыйм...

Гөлшат Марс кызы ЗАКИРОВА, Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары:

– Безнең Әтнә районында урта мәктәпләр саны бик аз. Узган уку елында 5 урта мәктәпне 34 укучы тәмамлады, шуларның дүртесе медальгә дәгъва итә иде. Дүртесе дә, барлык имтиханнардан да 70 тән артык балл җыеп, медаль белән бүләкләнде. Бу уку елында чыгарылыш сыйныф укучыларының саны – 45, шуларның алтысы медальгә дәгъва итә. Узган елгы медалистлар да, быелгы претендентлар да – мәктәптә уку дәверендә олимпиадаларда катнашып, район һәм республика күләмендә уңышка ирешкән лаеклы укучылар. Андый укучыларга медаль тапшыруы да күңелле.

Кайбер вузлар медаль өчен берничә өстәмә балл бирсәләр дә, бездә ничектер медаль тирәсендә «ажиотаж» күзәтелми. Ата-аналар да, укучылар да БДИда зур баллар булмаса, бюджет урыннарына кереп булмаганын аңлыйлар. Медаль, нигездә, «5»легә генә укып, олимпиадаларда уңышлы катнашкан укучыларны билгеләп үтү чарасы буларак кабул ителә. Узган уку елында мәктәпне медаль белән тәмамлаган укучыларның БДИ баллары югары иде, бюджет урыннарына укырга кергәндә дә күбрәк шул хәл иткәндер. Медаль өчен өстәлгән берничә балл да конкурс шартларында хәлиткеч булырга мөмкин анысы.

Чыгарылыш кичәсендә медаль белән бүләкләнү күңелле, әлбәттә. Лаеклы укучы өчен гомерлек истәлек тә.

Таһир САБИРҖАНОВ

Чыганак: http://magarif-uku.ru/tt/

Фото Гөлшат Закированың "ВКонтакте"дагы битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев