АЛЫШТЫРГЫСЫЗ ГАБДЕЛХӘЙ АБЫЙ
75 яшьлек япь-яшь Габделхәй абый Сибгатуллин район сабан туе мәйданына килеп керә. Яраткан аты чиста итеп кат-кат юылган. Матур бизәкле сөлгеләр, яулыклар, чуклар белән киендереп, яңа гына кара буяуга буялган арбага чибәр кызлар төяп, бер якка гармунчы егет, икенче якка үзе утырган. Көчле алкышлар астында түгәрәкне берничә тапкыр әйләнгәч тә,...
75 яшьлек япь-яшь Габделхәй абый Сибгатуллин район сабан туе мәйданына килеп керә. Яраткан аты чиста итеп кат-кат юылган.
Матур бизәкле сөлгеләр, яулыклар, чуклар белән киендереп, яңа гына кара буяуга буялган арбага чибәр кызлар төяп, бер якка гармунчы егет, икенче якка үзе утырган. Көчле алкышлар астында түгәрәкне берничә тапкыр әйләнгәч тә, мәңге истә кала торган хисләр белән, бу тантанадан чыгасы килмичә генә чыгып китә. "Менә шулай ничә еллар яшьлеккә кайтып алам инде", - дип дәвам итә Габделхәй абый. - Элегрәк урам тутырып гармуннар белән җырлап бирнә җыюлары нинди күңелле иде. Миңа алар артыннан бүләкләрне җыеп, барлап барырга гына туры килә иде, хәзер юк инде андый матурлыклар. Атта бер гармунчы, булса әле, тагын бер-ике авыл җирлеге яки мәдәният кешесе була". Көрсенә-көрсенә әнә шулай дип әйтеп куя бабай. Авылда ат тотучылар юк хәзер. Аңа гозер белән килүчеләр күп була. Бакча эшләре, әйбер алып кайтулар, хәтта кунакларга барулар дисеңме, болар кем әйтмешли буш вакытларда гына. Габделхәй абыйның төп вазыйфасы Олы Әтнәнең ике зиратындагы тәртип өчен күзәтчелек итү. Кайда койма җимерелгән, кайда чүп-чар җыелган, вакытында мәчеттә бу турыда сүз кузгата. Мәет озату өчен кирәк-яраклар саклана торган биналардагы тәртипне, ишекләре бикләнгәнме, андагы көрәк, балта, лом кебек әйберләрнең төзеклеген барлап тора, кирәк булса саплый, үткенли, юып куя. Мәет юу өчен кирәкле әсбаплар урынына куелганмы, барысы да бармы, тикшереп, барлап тора. Алай гына да түгел, Габделхәй абый мәет күмәргә кайда буш урын бар, кем кайда күмелгән, кем кайда урын алып калган, иренмичә барысын да күрсәтә, аңлатып бирә. Әтнәдә кабер казу аннан башка булмый, балчыкның кайсын кайда куясың, кабер нинди үлчәүдә, нинди тирәнлектә булырга тиеш, тәртибе белән аңлата. Яшьләргә зиратта үзләрен ничек тотарга икәнен киңәш итә. Ләхет алуны һәркем булдыра алмый. Габделхәй абый аны үз технологиясе белән җиңел генә, дөрес итеп башкара. "Кайсы вакытта кабер стенасы җимерелеп китеп, ләхеттә үземә кала язырга туры килгән вакытлар да булды", - ди мәчет карты.
Габделхәй абый мәчеттә оештырылган барлык чараларда да актив катнаша. Гаиләсендә дә дингә мәхәббәт иңдергән. Тормыш иптәше Разия апа белән парлап намаз укыйлар, быел IV сыйныфны тәмамлаган оныклары Гүзәлия дә әби-бабасына ияреп намазга баскан. Разия апа изге Рамазан аен сагынып көтеп ала һәм бер көнен дә калдырмыйча уразаны тотарга тырыша.
Менә шундый ул игелекле, изгелекле Габделхәй абый. Гаиләсе дә шундый. Изге Рамазан айлары белән сезне, гомерегезне бергә-бергә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләренә ирешеп яшәгез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 16:11Сөт саву арта 25 май көненә Татарстан буенча көнлек тулай савым 4222,1 тонна тәшкил итә.5700
-
28 май 2022 - 14:21Әллә кими, әллә арта Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән5300
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.6500
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.9700
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.18800
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.13200
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.19600
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.18500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.10200
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6300
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.21700
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.13501
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.11400
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.10200
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада узаИгътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.7800
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.43000
-
26 май 2022 - 14:081 сыйныф укучыларына сокланмый мөмкин түгел Бүген иртәдән нәни кунаклар "Әтнә туган якны өйрәнү музее"на килделәр.36700
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.21700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика