Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Америкада шарлавык ката, Әтнә Ашытында катканы җеби

Америкада шарлавык ката, Әтнә Ашытында катканы җеби Ниагара шарлавыгы боз белән капланган. Бу хакта барлык диярлек матбугат чаралары, интернет челтәренә кадәр хәбәр итә. Американың төньяк-көнчыгыш өлешенә арктик һава агымнары үтеп кергән. Дөресен генә әйткәндә, кыш көне бездән котып суыкларының чыкканы да булмый иде. Америкада туңып үлүчеләр булган. Мөгаен, организмның салкынга...

Америкада шарлавык ката, Әтнә Ашытында катканы җеби

Ниагара шарлавыгы боз белән капланган. Бу хакта барлык диярлек матбугат чаралары, интернет челтәренә кадәр хәбәр итә.

Американың төньяк-көнчыгыш өлешенә арктик һава агымнары үтеп кергән. Дөресен генә әйткәндә, кыш көне бездән котып суыкларының чыкканы да булмый иде. Америкада туңып үлүчеләр булган. Мөгаен, организмның салкынга ияләнмәве гаепле. Шуңа игътибар иттем, арктик һава агымнары Америкага китү аркасында бездә һава торышы аномаль җылы. Аларда боз каткан шарлавыкка безнең дә "достойный" җавабыбыз бар. Кыш башында көч-хәл боз белән капланган Ашытыбыз эри башлады. Кызганыч, карарга туристлар килмиләр. Ә менә балыкчылар барыбер Ашыт өстеннән чыкмыйлар. Хәвеф-хәтәр була күрмәсен инде.

Район Үзәк чыршысы янындагы Боз шәһәрчеге дә җылыга түзә алмый ишелеп тәште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев