Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АН-148 самолеты һәлакәткә очраган урында эзләү эшләре төгәлләнгән

Коткаручылар 50 гектардан артык җирне тикшергән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы АН-148 һәлакәткә очраган урында эзләү эшләрен төгәлләгән, дип хәбәр итә «Интерфакс». Министр Владимир Пучков гадәттән тыш хәл зонасыннан көчләрне этаплап чыгара башларга йөкләгән. Коткаручылар барлыгы 50 гектардан артык җирне тикшергән, һава...

Коткаручылар 50 гектардан артык җирне тикшергән.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы АН-148 һәлакәткә очраган урында эзләү эшләрен төгәлләгән, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Министр Владимир Пучков гадәттән тыш хәл зонасыннан көчләрне этаплап чыгара башларга йөкләгән.

Коткаручылар барлыгы 50 гектардан артык җирне тикшергән, һава судносының 4,7 мең чамасы калдыкларын тапкан. Россия судмедэкспертиза үзәгендә һәлак булганнарның җәсадлары экспертизасы дәвам итә.

11 февральдә Мәскәү-Орск рейсындагы Ан-148 самолеты "Домодедово" аэропортыннан очып китүгә һәлакәткә очрады. Борттагы 65 пассажир һәм экипажның 6 әгъзасы барысы да һәлак булганнар.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев