Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җан сыкрады, яшь түгелде...–“Әтнә таңы”

Ялгыш килгән. Энә күзе кадәр ташка Абынды ул сукмагында. Һәм юлыкты адәмнәрнең Каһкаһәле тукмагына. Бармак төртеп үртәүчене Аңлый алмый гаҗизләнде. Әллә дөнья, әллә үзе Бер дә юктан нәҗесләнде? ...Кинәт кенә килде кайгы, Ишек шакып вакланмады. Син күкләрнең сөеклесе, Дигән сыман акланмады. Җан сыкрады, яшь түгелде, Кулда - тузган йөгән генә....

Ялгыш килгән.

Энә күзе кадәр ташка

Абынды ул сукмагында.

Һәм юлыкты адәмнәрнең

Каһкаһәле тукмагына.

Бармак төртеп үртәүчене

Аңлый алмый гаҗизләнде.

Әллә дөнья, әллә үзе

Бер дә юктан нәҗесләнде?

...Кинәт кенә килде кайгы,

Ишек шакып вакланмады.

Син күкләрнең сөеклесе,

Дигән сыман акланмады.

Җан сыкрады, яшь түгелде,

Кулда - тузган йөгән генә.

Елмайдылар никтер дуслар

Ирен чите белән генә.

Кемгә үлем, кемгә көлке,

Дөньяны ул аңламады.

Җиде ятлар кулын сузды,

Күзгә карап дус алдады.

...Ә беркөнне бәхет яуды

Гел кинәттән иңнәренә.

Сөенече кемнәрнеңдер

Ярамады җеннәренә.

Дөнья гүя кара янды,

Йөзне ачып дәшмәделәр.

Бәхетенең яшеннәре

Җанда ялгыз яшьнәделәр.

Тагын күпме атлый алыр

Ихласлыгы үлми генә.

Кемнәргәдер борчу килгән - Т

Тик көләсе килми менә.

Тән тиресе калынайды,

Каешланды хәтта холык.

Кыйналганда яклар өчен

Әзер түгел әле дә йодрык.

Җиргә ялгыш килгән җанны

Их, алырга иде йолып...

23.10.2016. Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев