Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җан җылыңны нәфрәт капламасын

Язмышлары бер генә түгел, биш кеше гомеренә торырдай кешеләр бар. «Инде егылды, бетте», диеп дошман дип әйтмим, дусларына кадәр сөенеп торганда үзләрендә яңадан торып басарга көч тапкан, алай гына да түгел, бар күңел җылысын, күңел сафлыгын жәлләми кешеләргә тараткан нәкъ менә шундыйлар чын мәгънәсендә Кеше дигән исемне йөртергә иң лаеклылар....

Язмышлары бер генә түгел, биш кеше гомеренә торырдай кешеләр бар. «Инде егылды, бетте», диеп дошман дип әйтмим, дусларына кадәр сөенеп торганда үзләрендә яңадан торып басарга көч тапкан, алай гына да түгел, бар күңел җылысын, күңел сафлыгын жәлләми кешеләргә тараткан нәкъ менә шундыйлар чын мәгънәсендә Кеше дигән исемне йөртергә иң лаеклылар.
(Язмамда телгә алынган мәрхүмнәрнең якыннарының күңел яраларын кузгаткан булсам, алдан ук гафу үтенәм).
Йөзеннән ихлас елмаюы китмәс, җитез, яше­нә карамастан, зифа буй-сынлы булып исемдә кал­ган минем Сәлимә апа. Олысы-кечесен тигез күреп, ихластан эндәшер иде. Чәчәкле күлмәге өстеннән алъяпкычын япкан, яулыгын чөеп бәйләгән Сәлимә апаның безнең урамнан йөгереп менеп киткәне әле дә хәтердә. Кайчандыр яратып, мәңгегә бергә булыр­га сүзләр куешкан, шул ук вакытта гомерлеккә йөрәгенә яралар салган кешенең йорты яныннан узганда гына ниләр кичергән булгандыр ул...
"Матур Сәлимә"
Сәлимә Закирова 1921 елда Олы Мәңгәр авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлый. Яшьтән үк бик чибәр була, авылда аны "Матур Сәлимә" дип йөртәләр. 1943 елда 22 яшендә сугышка алына. Бер авылдан 10 кыз булып чыгып китәләр алар. Сугышта Сәлимә апа элемтәче була. 1944 елда туган авылына әйләнеп кайта . Авылның асыл егетләреннән берсе - Зариф Закиров исә армия хезмәтенә 1940 елда алына. 1941 елда фронтка озатыла, шул ук елның июнь ахырында чик буен саклаган җирдән пленга эләгә. Польша, Германия, Австрия концлагерьларында була. Совет ГУЛАГы аша узган Зариф Закировка туган якларына кайту 1948 елда гына насыйп була. Сугыш дәһшәтенең бар ачысын күргән егет туган авылына кайткач та "Өметсез"ләр исемлегендә күп еллар исәптә тора. Зариф белән Сәлимәнең танышу тарихлары билгесез, тик менә 1949 елда кыз авылның хөрмәтле кешеләреннән берсе булган Закир карт йортына килен булып төшә. Яшьләргә хәтта фамилияләрен дә үзгәртеп торасы булмый. Вакыт акрын гына ага. Гаиләнең беренче сөенече - 1950 елда олы уллары Рәшит туа. Закир картның үз гаиләсе дә ишлеләрдән була. Кызганыч, тормыш иптәше Нәгыймә апа гына 50 яше тулмас борын бакыйлыкка күчә. Шул ук 1950 елда Закир карт димләп үзенә икенче ха­тын алып кайта. Бу-Бәрәскә авылыннан ире сугышта вафат булып тол калган Әшрәф әби була. Алга китеп шуны да әйтәсем килә - Әшрәф әби искиткеч олы җанлы, кешелекле иде. Үги балалары аны бик хөрмәт итте, яратты. Зариф абыйның бертуган сеңлесе Асия апаның бәйрәмнәрдә "Әни­гә" дип күчтәнәч кү­тәреп барулары әле дә истә. Тормыш акрын гына дәвам итә. Зариф белән Сәлимә гаиләсендә бер-бер артлы Гөлфия, Рафаэль, Сәвия, Сә­рия дөньяга килә. Биш ба­ла анасы Сәлимә апа сөт җыючы булып эшли. Зариф абый күмәк ху­җалыкта мал табибы булып хезмәт куя. Матур гына яшәп яткан җирдән ике арада кара мәче узгандай була. Юк сәбәпне бар итеп Зариф абый көнләшү чиренә сабыша, моның ахыры аерылышуга кадәр барып җитә. Өйнең яртысы Закир карт гаиләсенә, яртысы Сәлимә белән биш балага бүленә. Зарифка мунча эләгә. Бу вакытларны кызлары Гөлфия апа күз яше аралаш искә ала. "Әти безне урам яктан йөртмәс өчен арт яктан, бәрәңге бакчасыннан сук­мак салып бирде", - ди ул. Сәлимәне тыңлап та тормый Зариф, нахакка рәнҗетүен аңламый. Монда бәлки кеше сүзе дә булмый калмагандыр. Гайбәт - кара елан булып гаиләнең муенына урала, буа, аны юкка чыгара. Гаҗизләнгән Сәлимә апа бу өйдән чыгып китеп тә карый. Әмма зирәк һәм акыллы Закир карт онык­ларының читтә үсүенә юл куймый - яңадан шушы йортка кайталар.
"Рәнҗемим - өстемнән йөреп килмәде"
«Яхшы көрәк сапсыз тормас» дигәндәй, озак буйдак булып йөрми Зариф абый. Бәгыре нигә шул дәрәҗәдә каткан булгандыр, анысы билгесез, тик аңа ярдәм итәр кешеләр дә табыла. Яңа Мәңгәрдән Гөлбәгъдәне димлиләр. Гөлбәгъдә апа яшьләй ятим калган, су­гыш газапларын үз җилкәсендә татыган, бик тырыш, уңган кыз була. Йортны Яңа Мәңгәрдән күчереп алып төшәләр. За­риф абый төп йорттан үзенә тиеш бар нәрсәне алып чыгып китә. Хәтта төшеп калган бердәнбер утын пүләнен дә туктап, кире арбага ыргыта. Кырыс табигатьле була шул, нишләтәсең. Бу гаиләдә дә бер-бер артлы ике кыз туа. Парадокс, кызлар Сәлимә апаны "Матур әни" дип йөртәләр. Сәлимәнең биш баласы туенда да түр башында Зариф була. Гөлбәгъдәсе белән... Ул чакларда туй хәстәре белән йөгереп йөргән Сәлимәнең уйларында ни булгандыр, анысы билгесез. Якыннарына исә "Минем өстән йөреп килмәде, Гөлбәгъдәгә карата бер үпкәм дә юк, рәнҗемим", - ди ул. Әшрәф әби исә әйткәнемчә, яхшылыкның үзе - теге гаиләдән дә, бу гаиләдән дә балаларны аеру дигәнне белми, кулдан килгәнчә ярдәм итеп яши.
Балалар үсеп җитеп, берәм-берәм төп йорттан чыгып китә. Төп нигездә Рафаэль абый кала. Җилгелде кызы Хәлимә белән алар 1977 елда гаилә коралар. Шул көннән бер кайнанага ике килен - бер киленгә ике кайнана бер-берләрен хөрмәт итеп гомер итәләр. Шулай булмаса, унбиш елдан артык авылга үрнәк булып тормыш алып бара алмаслар иде. Хәлимә апа гомерен балалар тәр­бияләүгә багышлады, бүгенге көндә авыл җир­легенең ветераннар советын җитәкли. Килен кайнана туфрагыннан ди­ләр, йөрешенә кадәр Сәлимә апаныкы, урам буйлап каршыга килгәндә имәнепләр китәрлек. Әлеге мәкаләне язарга да төп этәргеч бирүче - Хәлимә апа. «Тормышта төрле хәлләр була, каенанамның язмышы бү­тән­нәр өчен гыйбрәт булсын. Тату яшәүгә ни җитә», - ди ул. Әшрәф әби белән Сәлимә апаның исә кигән киемнәренә хәтле пардан була. Кая барсалар да бергә йөри­ләр. Сәлимә апа бик күп еллар авыл халкына туй-бәйрәмнәргә ризык әзер­ләп, аш-су остасы бу­лып таныла. Үлемне кайнана белән килен бер-бер артлы каршылыйлар. 1992 елда 93 яшендә - Әшрәф әби, 1994 елда 73 яшендә Сәлимә апа якты дөнья белән хушлаша.
"Башкода сез
булырсыз"
Икенче никахтан туган кызларның үсеп буйга җитүен күрү бәхетенә ирешә Зариф абый. Тик менә сугыш яралары гына үзен сиздерми калмый. Үлем түшәгендә яткан Зариф улы Рафаэль белән килене Хәлимәне янына чакыртып ала. "Васыятем шул - кызларның туенда сез башкода булырсыз.Зинһар, кире какмагыз", - ди ул. Үтиләр ир белән хатын әтиләренең әманәтен. Олы кызлары - Резеданың да, төпчекләре Рәзинәнең дә туйларында иң түрдә алар утыра. Үзләренең дә бергә яши башлауларына дүрт дис­тә ел узган. Уллары Раил, Алмаз, кызлары Раилә үзләре күптән әти-әниләр инде. Ял көннәрендә йортлары шау-гөр килеп тора. Зариф белән Сәлимәнең иң олы уллары Рәшит һәм төпчекләре Сәрия Казан шәһәрендә яши, Гөлфия­ләре озак еллар җылы якларда яшәгәннән соң, тормыш иптәше Ринат абый белән туган авылларына - Олы Мәңгәргә күченеп кайттылар. Сәвияләре генә берничә ел элек юл һәлакәтендә фаҗигале төстә вафат булды, ире, авылдашы Әгъзәм абый да аның үлеменнән соң бер ел чамасы гына яшәде. Олы Мәңгәрне онытмый Зарифныкылар, кайталар, бергәләп бәйрәмнәр үткәрәләр, бердәм булып яшиләр. Берсе дә югалмады, тормышта үз урыннарын табып, туар һәр таңга куанып яшиләр. Әтиләрен дә күптән гафу иткән инде алар. Гөлбәгъдә апа 88 яше белән бара, алмаш-тилмәш кызларында яши. Олы Мәңгәрдәге йортларына еш кайтып-китеп йөриләр, аны чәчәкләргә күмеп, җәйләрен оҗмах бакчасына әйләндерәләр. Гөл­бәгъдә апаның кайтуын күрше-тирә көтеп ала, кайткан чакларында йор­тыннан кеше өзелми. Һәр­кемгә изге теләктә, догаларыннан берсен дә калдырмый. Сәлимә көндәшен беренче чиратта. "Бик әйбәт булды, үземне дә, балаларымны да какмады. Мин аңа бик рәхмәтле", - ди ул.
Кеше язмышлары... Хөсетлек, көнләшү, гайбәт - бер уйлаганда боларның берсе белән генә очрашсаң да, бар дөньясына үчле булып яшәргә мөмкин. Әмма Сәлимә апа үзе өчен бүтән юлны сайлый. Мин үзем, кечкенәдән Зариф абый белән Сәлимә апаны бер­­туганнар дип уйлый идем. Бирешмәгән, биш баланы аякка бастырыр­га үзендә көч тапкан чын герой ана ул. Авыр чакларында аңа терәк булган За­кир карт та, Әшрәф әби дә сокланырлык кешеләр. Язмышка буйсынмый, ке­­шеләрдән начарлык эз­ләп яшәү­челәр өчен бу гаи­лә язмышы үзе үрнәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев