Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә «Ана капиталы»н акчалата бирәчәкләр

Әти-әниләр «Ана капиталы»ннан 20 мең сум акча алачаклар. Интернет челтәрендә «Российская газета»га сылтама ясап, әнә шулай дип хәбәр итәләр.

Моны 2015 елда башкарырга мөмкин, әмма кайчан икәнлеген төгәл әйтмәгәннәр. Пенсия Фондыннан белешеп торасы булыр инде, илдәге кризис җиле, үзе килгән акчадан колак кактыра күрмәсен.

Әлеге чара хөкүмәтнең кризиска каршы планында каралган һәм президент Владимир Путин тарафыннан якланган. Бу хакта Хезмәт министры Сергей Вельмякин әйткән. Хәтерлисездер, 2009-2010 елгы кризис вакытында да күп балалы аналарны яклау йөзеннән 12шәр мең биргәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев