Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталыннан ай саен файдалана аласың

Әңгәмәдәшебез - Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина. - Гөлназ Гыйлембаевна, 2018 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә берничә төрле дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Аның берсе - Ана капиталы белән бәйле яңалык. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде. - Әйе, Ана капиталын файдалану мөмкинлекләре артты. 2018...

Әңгәмәдәшебез - Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.

- Гөлназ Гыйлембаевна, 2018 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләргә берничә төрле дәүләт ярдәме күрсәтелә башлады. Аның берсе - Ана капиталы белән бәйле яңалык. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде.

- Әйе, Ана капиталын файдалану мөмкинлекләре артты. 2018 елда туган икенче балага рәсмиләштерелгән Ана капиталыннан ай саен файдаланып була. Бу мөмкинлек балага 1,5 яшь тулганчыга кадәр каралган.

- Нинди мөмкинлек ул?

- Татарстан Республикасында балалар өчен яшәү минимумы бүген 8490 сум тәшкил итә. Икенче баласын тапкан (уллыкка яки кызлыкка алган) акчага мохтаҗ ана Пенсия фондына гариза яза. Шул гариза нигезендә Ана капиталыннан ай саен ананың шәхси исәбенә 8490 сум акча күчә.

- Бу пособиене нинди гаиләләр ала?

- Гаиләнең уртача кереме Татарстан Республикасындагы эшләүче халыкның яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан (13713 сум) артыграк булырга тиеш түгел.

- Төп шарт нинди?

- Бу мөмкинлектән бары тик икенче баласын тудырган (баланы уллыкка яки кызлыкка алган) аналар гына файдалана ала. Һәм шулай ук Россия территориясендә даими яшәү төп шарт булып тора.

- Пособиене нинди юл белән алып була?

- Акча ай саен банклар аша шәхси исәпкә күчерелә. Ул акчаны алып, кирәгеңә файдаланырга мөмкин.

- Башта кая мөрәҗәгать итәргә?

- Пенсия фондына гариза язарга кирәк.

- Аның билгеле бер тәртибе бармы?

- Икенче бала тугач, 6 ай эчендә гариза язсаң, Ана капиталын бала туган көннән файдалану мөмкинлеге билгеләнгән. Ә инде икенче бала тугач, 6 айдан соң мөрәҗәгать итсәң, ул вакытта Ана капиталыннан мөрәҗәгать иткән көннән соң гына файдаланып була.

- Нинди документлар кирәк?

- Балаларның туу турындагы таныклыклары, мөрәҗәгать итүченең һәм баланың Россия Федерациясе гражданлыгы, соңгы 12 айның гаилә кереме турындагы мәгълүматлар, акча күчерү өчен банктагы исәп реквизитлары.

- Теләкләрегез.

- Икенче бала тугач, Пенсия фондына Ана капиталы сертификатына гариза язганда берьюлы Ана капиталыннан ай саен файдалану өчен гариза да язарга киңәш итәм. Әлеге пособие 1 елга билгеләнә. Бу чор үтүгә яңадан документлар җыярга кирәк булачак.

- Ана капиталыннан ай саен файдалануны өзәргә дә мөмкинме?

- Өзәргә мөмкин.

- Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев