Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Анализ тикшерелде, грипп юк

Газетабызның алдагы санында бер анализның гриппмы түгелме икәнен раслау өчен Казанга җибәрелгәнен язган идек. "Анализ тикшерелде , грипп түгел", диделәр. Вируслы инфекция булып чыкты. Тик бу хәбәр дә тынычланырга ирек бирми, чөнки авыручылар артуга таба бара. Соңгы ике көндә генә 5 кеше авырып китте. Гыйнварның беренче числосыннан алсак, 18 кеше...

Газетабызның алдагы санында бер анализның гриппмы түгелме икәнен раслау өчен Казанга җибәрелгәнен язган идек. "Анализ тикшерелде , грипп түгел", диделәр. Вируслы инфекция булып чыкты. Тик бу хәбәр дә тынычланырга ирек бирми, чөнки авыручылар артуга таба бара. Соңгы ике көндә генә 5 кеше авырып китте. Гыйнварның беренче числосыннан алсак, 18 кеше ОРВИ белән чирли. Хәбәр иткәнебезчә иртәнге фильтрлар дәвам итә, мәктәп-бакчаларда шәфкать туташлары эшли...", - ди район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.

Саклану турында, организмны чыныктыру турында онытмыйк. Кеше күп урыннарга йөрмәскә тырышыгыз, төчкергәндә авызыгызны кул белән тотмыйча,а беләгегез белән каплагыз. Маскалар барын, суган, сарымсак ашарга кирәклеген беләсездер. Авырткан очракта халык медицинасын кулланып карагыз: суганнычистартып, дүрткә бүлеп стаканга салыгыз, өстенә кайнар су агызыгыз. Стакан тулса да ярый, пешмәслек булгач эчеп төренеп ятыгыз.Эчәргә авыр түгел. Температураны да төшерергә ярдәм итә. Тамагыгызны, борыныгызны тозлы-йодалы су белән чайкарга мөмкин. Ярты стакан суга ярты чәй кашыгы тоз, берничә тамчы йод тамызыгыз (йодка аллергия булса, ярамый), пешмәслек булгач тамагыгызны чайкагыз, борыныгызны да әлеге суны эчкә алып юдырыгыз. Файдасы бар. Җиңеллек килмәсә, табибка барырга онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев