Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Анда эләгер дип уйламадым да...”

15 нче февраль - Интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Бу чарадан бездә читтә кала алмадык. Бу дәһшәтле сугышта безнең авылдан да 2 егет катнашты. Аллага шөкер, алар сау - сәламәт килеш туган авылыбызга әйләнеп кайттылар. 14 февраль көнне Ары башлангыч мәктәбендә улын төн йокламыйча, керфек тә какмыйча көткән әфганчы әнисе...

15 нче февраль - Интернационалист сугышчыларны искә алу көне.

Бу чарадан бездә читтә кала алмадык. Бу дәһшәтле сугышта безнең авылдан да 2 егет катнашты. Аллага шөкер, алар сау - сәламәт килеш туган авылыбызга әйләнеп кайттылар.

14 февраль көнне Ары башлангыч мәктәбендә улын төн йокламыйча, керфек тә какмыйча көткән әфганчы әнисе белән очрашырга булдык.

Кунакка - әфганчы егетебез Мингазетдинов Гамирның әнисе Фирая апаны чакырдык.

Ул үзенен газиз баласы Гамирны армия сафларына озатып, кайнар сугыш ноктасына эләккәннән соңгы кичерешләре белән уртаклашты. "Анда эләгер дип уйламадым да...",- дип башлады ул үзенең чыгышын. Аның сөйләгәннәре беребезне дә битараф калдырмады. Йокысыз төннәр, кайнар күз яшьләре күпме түгелүен ана йөрәге бары үзе генә белгән.

Баласы исән-сау кайтса да, әле бүгенге көндә дә ул вакытларны Фирая апа тыныч кына сөйли алмады. Очрашуга килгән балаларга бер генә теләк: "Кабат сугышлар гына булмасын!",- диде. Укучы балаларның сорауларына бергәләп җавап бирдек. Тарих онытылмаска тиеш.

Райлә Кадимова, Ары авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев