Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Андрей Кондратьев туры эфирда сайлаулар турындагы сорауларга җавап бирәчәк

Трансляция 9 сентябрьдә 12: 00 сәгатьтә булачак

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев туры эфирда татарстанлыларның сайлаулар турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Бу хакта «ВКонтакте»да Татарстан Республикасының рәсми берләшмәсендә хәбәр ителә.

Онлайн-очрашу 12: 00 сәгатьтә башлана. Кондратьев республикада сайлауларның ничек узачагы, Covid-19ның сайлау процессына йогынтысы һәм яңалыклар турында сөйләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрьдә узачак. Өч көнне дә сайлау участоклары 8 дән 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Республика Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар, шулай ук РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар булачак.

Тулырак  https://www.tatar-inform.ru/news/politics/09-09-2020/andrey-kondratiev-v-pryamom-efire-otvetit-na-voprosy-tatarstantsev-o-vyborah-5769742

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев