Әтнә таңы

“Апаңны каршы алырга барам әле” - "Әтнә таңы"

Урамыбызда яшәгән мөхтәрәм өлкән ветеран Фаяз абый Хәйруллин арабыздан бакыйлыкка күчте. Гомере буена Әтнә эчке эшләр бүлегендә эшләп, хатыны Майшәкәр апай белән тигезлектә матур гомер иттеләр. 1955-56нчы елларда минем Мансур абыем белән эшли башлаганнар иде. Абыем фаҗигагә юлыгып, лаеклы ялга чыкканчы эшли алды, ни кызганыч, авыр туфрагы җиңел булсын. Урамга...

Реклама

Урамыбызда яшәгән мөхтәрәм өлкән ветеран Фаяз абый Хәйруллин арабыздан бакыйлыкка күчте. Гомере буена Әтнә эчке эшләр бүлегендә эшләп, хатыны Майшәкәр апай белән тигезлектә матур гомер иттеләр. 1955-56нчы елларда минем Мансур абыем белән эшли башлаганнар иде. Абыем фаҗигагә юлыгып, лаеклы ялга чыкканчы эшли алды, ни кызганыч, авыр туфрагы җиңел булсын. Урамга кибетләргә чыкканда юлыбыз Фаяз абыйларның капка төбеннән үтә иде. Кыш көннәрендә ул һәркөн капка төпләрен көрәп, матур итеп сукмаклар ясап куя, ә җәй көннәрендә себереп, үләннәр үсә башлагач, аларны чалгы белән чабып, я тырма тотып җыеп йөргәннәре һаман истә калыр, мөгаен. Мин урамнан кайткан вакытта "Майшәкәр апаеңны каршы алырга барам әле, әйберләре авырдыр, күтәрешеп кайтырмын", дип каршысына китә иде. Кайвакытта алар икесе матур итеп сөйләшеп эскәмиядә утыралар, миңа да: "Әзрәк утырып ял итеп кит", дип әйтәләр иде. Әйбәт кеше иде, урының оҗмахта булсын, Фаяз абый, бу язмам синең рухыңа дога булып ирешсә иде. Ә Майшәкәр апайга сабырлык һәм сәламәтлек бирсен Аллаһы Тәгалә. Майшәкәр апай белән минем Гөлфия апаем чүәк чигүдә бергә эшләделәр, аның рухы да шат һәм риза булып ятсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: