Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

АПРЕЛЬ УРТАСЫ – БОРЫН ТӨБЕНДӘ

Эшлиләр, әмма башкарасы да шактый.

Хуҗалыклардагы ашлама сакланышын һәм агулау агрегатларының язгы кыр эшләренә әзерлеген кыскача шулай бәяләргә була. Район агрохимигы Алмаз Фазылҗановка ияреп, язның соңаруына борчылып һәм агрохимик чаралар тиешенчә үтәлерме икән дип көенеп, хуҗалыкларның орлык, ашлама складлары буйлап сәяхәт иттем. Игътибар үзәгендә булырга тиешле шартлар әллә ни катлаулы да түгел, әмма бер генә хуҗалыкны да тулысынча әзер дип булмый. Дөрес, уңай якка аерылып торучы "Күшәр"не телгә алырга кирәк. Складка үтүгә чисталык, тәртип каршы ала. Хәер, иң мөһиме бу түгел: "ПС-10А", ягъни орлык агулау агрегаты, "ОПШ"-агу сиптергеч, анда эшләүчеләр өчен респиратор, халат, резина итек-перчаткалар, юынгыч, сөлге, сабын булу кирәк. Шулай ук биредә эшләүчеләрдә санэпидстанция, медосмотр белешмәләре булу мөһим.

Суны билгеле градускача җылыта торган мичкә - аерым тема. Әлеге мичкәнең "утеплитель" кәгазь белән чолганган, терморегуляторлы, суны агызып алыр өчен кранлы булуы шарт. "Күшәр"дә монысы да яхшы хәлдә. Әмма бар хуҗалыкта да болай түгел шул. "Аңа кран нигә кирәк инде, чиләк тыгып аласың", - диючеләр дә булды. Терморегуляторы булган ТЭНлы чыбыкка ялганган мичкәгә курыкмыйча чиләк тыгучыны күз алдына китердем... эсселе-суыклы булып китте.

Тагын бер проблема - ашлама саклау. "Мәңгәр"дәгечә ашламаны "поддон"нарга өеп, целлофан белән тоташ төреп чыгуны үрнәк итеп куярга була. Әлегә тимер баганаларга утыртылган түбә астында гына булса да, аның стеналарын өеп, бер дигән склад ясап куя­чаклар әле монда. Кайбер хуҗалык белгечләре колагына: күпме акчалар чыгарып, зур кыенлыклар белән тапкан ашламаның бер капчыгы да коры җирдә аунап ятарга ти­еш түгел. Аннан соң, язгы кар сулары складка үтеп керергә тиеш түгел - әмәлен табыгыз! Ахыр чиктә, гамьсезлек, үз хезмәтеңә өстән карау колхозчы кесәсендә ча­гыла. Ашытның Күәм ягы­­на керүче хуҗалыкла­рын­да әзер­лек начар әле. Ап­рель уртала­рында боларны Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгыннан да ки­леп тикшерәчәкләр. "Оп­рыскивательләр пара­ды" да көтелә. Хәер, бары­сын да кара тонда бирү дө­рес булмас. Бу юнәлештә эш бара, тик апрель урта­сы - борын төбендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашлама