Әтнә таңы

Арага кергән әнисенә пычак белән кадаган

Усад авылында гаилә бәйрәме суеш белән тәмамланган. Бәйрәм кызган бер мәлдә күрше хатыны артык шаулашмауларын сорап замечание ясаган. Хатын полициягә хәбәр итү белән дә янаган. Кунаклар арсыннан 34 яшьлек ир-ат аның белән әйткәләшә башлаган. Хатын иренә шалтыраткан, ә тегесе үзе белән иптәшен дә алып кайткан. Ике арада булган гауга вакытында...

Усад авылында гаилә бәйрәме суеш белән тәмамланган. Бәйрәм кызган бер мәлдә күрше хатыны артык шаулашмауларын сорап замечание ясаган. Хатын полициягә хәбәр итү белән дә янаган. Кунаклар арсыннан 34 яшьлек ир-ат аның белән әйткәләшә башлаган. Хатын иренә шалтыраткан, ә тегесе үзе белән иптәшен дә алып кайткан. Ике арада булган гауга вакытында 34 яшьлек ир 1988 елгы ике ир-атка пычак белән кадаган. Улын тынычландырырга теләп ике арага кунакның 54 яшьлек әнисе дә керә. Улы пычак белән аның күкрәгенә дә берничә тапкыр кадый. Алган яралардан әни кеше җан бирә. Ике зыян күрүче хастаханәгә озатыла. Әлеге эш буенча тикшерү дәвам итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: