Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арча һәм Әтнә хәрби комиссариат бүлеге хәрби хезмәткә чакыра

Хәрби хезмәт Татарстан хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра. Төрле егетләр бар, - дип сөйли әлеге бүлек җитәкчесе подполковник Алмаз Борһанов. - Кайберсе спиртлы эчемлекләр белән мавыга, ялгыз тормыш алып бара, бер җирдә дә эшләми, әти-әни хисабына яши. Күпләренең даими эш урыны юк,...

Хәрби хезмәт

Татарстан хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра.

  • Төрле егетләр бар, - дип сөйли әлеге бүлек җитәкчесе подполковник Алмаз Борһанов. - Кайберсе спиртлы эчемлекләр белән мавыга, ялгыз тормыш алып бара, бер җирдә дә эшләми, әти-әни хисабына яши. Күпләренең даими эш урыны юк, шабашкаларда акча эшли: Ә бит гаиләне алып барырга, балалар үстерергә кирәк. Күпләренең торыр җирләре юк. Көнне бушка уздырганчы, аларга контракт буенча хезмәт итү отышлырактыр. Әлеге хезмәтнең өстенлекләре күз алдында: кеше эчүен ташлый, дисциплинага ияләшә. Кешедә әти-әнисе, гаиләсе, балалары каршында җаваплылык , туган ил, туган җир каршындагы изге бурычны үтәү хисе тәрбияләнә.

Чыннан да, гомер үтеп бара, ә кеше һаман да тормышта үз урынын таба алмаска, эшкә дә урнаша алмый калырга мөмкин. Алай да була. Яшь вакытта контракт буенча хезмәт итәргә бару әйбәтрәк түгелме? Дөрес, һөнәр алып, тормышта үз урынын табучылар да бар анысы.

Контракт буенча хезмәт итәргә теләк белдергән егетләрне тәвәккәлгә саныйм мин. Туган йорттан, әнинең тәмле ризыкларыннан аерылу җиңелләрдән түгел. Әмма кем әйтмешли, "җылы мич башында" кем дә ята, ә менә читкә китәргә...

Узган ел контракт буенча хезмәт итү өчен 31 егет теләк белдерде. Быел да шул тирә булыр дип көтелә. Егетләрне сайлап алу белән Татарстан хәрби комиссариаты хезмәткәре Рифат Габделбәров шөгыльләнә.

  • Мин үзем Арчадан, - ди Рифат. -Үткән елның декабрь аенда өч елга контракт төзедем. Һөнәрем буенча мин югары белемле укытучы. Хәрби комиссариатта эшлим. 23 мең хезмәт хакы алам. Өстәмәләр булыр дип тә көтелә. Торак белән тәэмин итү буенча ипотека системасына исәпкә бастым.Иң мөһиме - минем даими эш урыным бар, лаеклы хезмәт хакы алам, тиздән торак та алачакмын. Без гаиләдә дүрт бала, өчебез егетләр. Төпчек энем дә контракт буенча хезмәт итә. Менә ун ел инде ул Ерак Көнчыгышта, шунда өйләнде дә.

Рифатка комиссариатның контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау өчен җаваплы булган Илмира Шакурова кушыла.

  • Узган елның ноябрь аенда Арчадан Артем Бухаров исемле егет контракт буенча Таҗикистанга хезмәт итәргә китте. Күптән түгел хәлләрен белеп шалтыраткан идем. Артем хезмәтеннән кәнагать, югары уку йортына керергә җыена. Тажикистанда бер ел хезмәт итү өч елга тора. Аңа хезмәт хакы һәм пособие да икеләтә түләнелә. Минималь хезмәт хакы 40 мең. Чираттагы ял вакытында өйгә кайту өчен юл бәясе түләнелә, ике оклад күләмендә материаль ярдәм бирелә. Шулай ук санаторийда яки курортта сәламәтлекне кайгырту да компенсацияләнә. Очрактан файдаланып, шуны да әйтәсем килә, Севастополь белән Төньяк Кавказда хезмәт итүнең бер елы ел ярымга исәпләнә.
  • Сайлап алу вакытында кандидатның үз теләге дә исәпкә алына. Теләгән егетләр элек үзләре хезмәт иткән җирне дә сайлый алалар, - ди Алмаз Борханов. Беренче контракт өч елга, икенчесе - биш елга төзелә. Контракт буенча егерме ел хезмәт итүчеләр хәрби пенсиягә чыга, аның размеры кечкенә түгел. Авырулары булган яки җинаять өчен хөкем ителгәннәр контракт буенча хезмәткә алынмыйлар. Бүгенге көндә безнең егетләр Аланиядә, Кабардино-Балкариядә, Чечен республикасында, Таҗикистанда, Украинада ( Кырымда, Севастопольдә), Ульяновск, Чиләбе, Мәскәү өлкәләрендә, Мари Иле, Удмуртия республикаларында, Самарада , Казанда хезмәт итәләр. Беренче контрактның срогы ахырына якынлашуга икенче контракт төзегән егетләргә Россия Федерациясенең оборона министрлыгы тарафыннан торак алу өчен 3 миллион акча бүленеп бирелә. Торакны теләгән шәһәрдә алу мөмкинлеге бар. Минималь хезмәт хакы 23-25 мең, өстәмәләр белән айга 35 - 40 меңгә җитәргә мөмкин. Өйләнмәгән егетләр тулай торакта урын белән тәэмин ителәләр, фатирга кереп тору мөмкинлеге дә бар.Фатирга түләү өчен 3 мең 600 сум күләмендә акча түләү каралган. Фатирда берничә кеше бергә яшәргә дә мөмкин.Гаиләлеләр торак белән тәэмин ителә.Дүрт кешедән торган гаиләгә фатирга түләү өчен айга 5 мең 400 сум күләмендә акча түләнелә.Балалар мәктәп һәм балалар бакчалары белән тәэмин ителә. Бакчага түләүдә дә ташламалар каралган. Контракт төзегән үсмерләр исә югары уку йортларында читтән торып белем ала алалар. Укучыда армиягә контракт белән хезмәт итүчеләр нәрсәгә кирәк дигән сорау туарга мөмкин. Беренчедән, хәзер солдат хезмәте бер ел гына. Икенчедән, армиягә яхшы әзерлекле кадрлар кирәк. Контракт төзегән үсмерләр элемтәче, шофер, пулеметчы булып хезмәт итә алалар. Һәм контракт буенчаалар чакыру буенча хезмәт иткән белгечлекләрен дәвам итә алалар. Контракт буенча хезмәт итәргә теләгән 40 яшькәчә һәркемне хәрби комиссариатта көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев