Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арча һәм Әтнә районнары хат ташучылары бәйрәм итте

Кесә телефоны, компьютер, интернет тормышыбызны тулысынча диярлек биләп алуга карамастан, почта хезмәтен дә кире какмыйбыз әле. Хатын да язабыз, котлау открыткаларын да юллыйбыз, иң мөһиме, газета-журналларны яратып алдырабыз. Интернет үз урынына булса, кулга газета яки журнал тотып укуга җитми. Ә аларга вакытында яздыру, өйләребезгә тарату - почта хезмәткәрләре эше. Хәзер...

Кесә телефоны, компьютер, интернет тормышыбызны тулысынча диярлек биләп алуга карамастан, почта хезмәтен дә кире какмыйбыз әле. Хатын да язабыз, котлау открыткаларын да юллыйбыз, иң мөһиме, газета-журналларны яратып алдырабыз. Интернет үз урынына булса, кулга газета яки журнал тотып укуга җитми. Ә аларга вакытында яздыру, өйләребезгә тарату - почта хезмәткәрләре эше. Хәзер машина заманы, дибез, утырабыз да чабабыз. Әмма бу хат ташучыларга кагылмый.

Алар нәкъ элеккечә сумка асып өйдән өйгә, авылдан авылга йөри. Бер ягы гына үзгәрде, сумкалар бераз юкарды. Искиткеч авыр, мәшәкатьле, шул ук вакытта мактаулы аларның хезмәте. Хат ташучы ул газета-журнал өләшүче генә түгел, ә авыл, бигрәк тә өлкәннәр өчен, чын мәгънәсендә элемтә чарасы да. Алай гына да түгел, кайберләренә арадашчы, киңәшче, ярдәмче, сердәшче. 11 июнь көнне почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен елдагыча зурлап билгеләп үттеләр. 62 кеше изге Болгар җиренә сәяхәткә китсә, калганнары табигатькә чыкты, Яңа Кырлайда күл буена җыелды.

- Тормыш белән бергә атлыйбыз, безнең эштә дә яңалык бик күп. Сафларыбыз да яшьләр белән тулылана. Шул ук вакытта үрнәк алырлык өлкәннәребез дә бар. Киләчәктә дә шулай дус, тату, бербөтен коллектив булып, яңалыкка омтылып, кешегә ихтирам күрсәтеп хезмәт итсәгез иде, - диде аларны бәйрәмнәре белән котлап Арча районара почтамты җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов.

Һөнәри бәйрмнәре уңаеннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр дә зурдан иде. "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе рәхмәт хаты белән Өчиледән тәҗрибәле хат ташучы Зөлфия Минһаҗиева, "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы ("Татарстан почтасы") рәхмәт хаты белән Мөндештән Гөлсинә Гыйбадуллина, Үрнәктән Раилә Николаева, Яңасаладан Фәния Хаҗиәхмәтова, машина йөртүчеләр Руслан Сабиров, Радик Хәсәнҗанов, "Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы ("Татарстан почтасы") мактау грамотасы белән Урта Курсадан Резеда Зарипова, элемтә министры мактау грамотасы белән Шушмабаштан Дилбәр Шәмсетдинова бүләкләнде.

Чыганак: http://arskmedia.ru/2016/07/14/hat-tashuchyi-elemta-charasyi-da/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев