Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арча районында бәрәңге алуга керештеләр

Районның "Кырлай" ширкәтендә кәбестә уңышын җыю да бара.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). "Кырлай" ширкәтендә бәрәңгенең иртә сортларын казый башладылар. Әлегә басуда бер комбайн эшли.

Заказ булганда, күбрәк тә казытабыз, дип сөйләде әлеге җәмгыять җитәкчесе Алмаз Сабиров.

Бәрәңгене Яңа Иябаш авылындагы яшелчә саклау урынына китерәләр икән. Биредә бүлбеләрне сортларга бүлеп, "ятьмә" капчыкларга салалар.

Соңгы елларда хуҗалык шактый зур мәйданнарда кәбестә үстерә башлаган. Аннан салат әзерлиләр, хәзерге вакытта кәбестә уңышын алу белән мәшгульләр. Бу эш кулдан башкарыла, әмма табышлы эш, дип белдерәләр әлеге ширкәтьтә. Басуда эшләүчеләр көненә 500 сум хезмәт хакы ала, диелә "Арча хәбәрләре"ндә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/13/146294/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев