Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арча районында хәбәрсез югалган ир-атны эзләүгә волонтерлар да җәлеп ителгән

Татарстанның Арча районында 78 яшьлек ир-атны эзләү эшләре бара. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Ир-атның хәбәрсез юкка чыгуы турында мәгълүмат ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру буенча 112 бердәм номерына килеп ирешә. 20 нче май көнне Наратлык авылында яшәүче ир билгесез...

Татарстанның Арча районында 78 яшьлек ир-атны эзләү эшләре бара. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир-атның хәбәрсез юкка чыгуы турында мәгълүмат ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыру буенча 112 бердәм номерына килеп ирешә. 20 нче май көнне Наратлык авылында яшәүче ир билгесез юнәлештә өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый.
Алдагы көнне эзләү эшләренә 4 нче зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре, Арча микрорайоны янгын часте янгын сүндерүчеләре, полиция вәкилләре, волонтерлар җәлеп ителгән булган. Ир-атны Наратлык авылында һәм Ак Чишмә, Ашытбаш торак пунктлары юллары буйлап эзләгәннәр.

Тулаем алганда, 25 квадрат километр җирне карап чыкканнар. Эзләүләр бернинди нәтиҗәгә китермәгән. Бүген эзләү эшләре янә дәвам иттерелгән.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев