Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арча районында һәлакәттә ике кешенең гомере өзелгән

Һәлакәт Иске Чүриле авылы янында булган.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Арча районында кара-каршы ике автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, юлда "Лада Калина" һәм "Лэнд Ровер" машиналары кара-каршы бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте Иске Чүриле авылыннан ерак түгел урында, Казан - Малмыж трассасының 49 нчы чакрымында булган.

Һәлакәт аркасында, ике машина йөртүченең дә гомере өзелгән. Алар - "Лада Калина"да 41 яшьлек һәм "Лэнд Ровер"ның 67 яшьлек йөртүчеләр. Моннан тыш "Лада" машинасындагы 16 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/08/25/147053/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев