Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арча-Әтнә хәрби комиссариаты – иң әйбәте!

РФ хәрби көчләренең хәрби учетны алып баруны оештыру масштабындагы смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы беренче урынны алды. Әлеге вакыйга уңаеннан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны Үзәк хәрби округ (ЦВО) гаскәрләре командующие, генерал-полковник Владимир Зарудницкий котлады (чыганак: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/07/23/513474/) Сүрия МИНГАТИНА. Әлеге мәгълүматны укуга үзебезнекеләр Арча-Әтнә хәрби комиссариаты өчен сөенеп куйдым, димәк алар тагын...

РФ хәрби көчләренең хәрби учетны алып баруны оештыру масштабындагы смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы беренче урынны алды. Әлеге вакыйга уңаеннан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны Үзәк хәрби округ (ЦВО) гаскәрләре командующие, генерал-полковник Владимир Зарудницкий котлады (чыганак: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/07/23/513474/)

Сүрия МИНГАТИНА.

Әлеге мәгълүматны укуга үзебезнекеләр Арча-Әтнә хәрби комиссариаты өчен сөенеп куйдым, димәк алар тагын алдынгылыкны бирмәделәр. Апрель аенда хәрби комиссариатыбызны Мәскәүдән тикшерергә килүләрен алдан хәбәр иткән идек. Алар районыбызда хәрби учетны алып баруның ни дәрәҗә икәнен карадылар. Ике көн дәвамында хәрби комиссариаттагы барлык документларны, үзебезчә әйтсәк, инәсеннән җебенә кадәр тикшерделәр. Беррәттән авыл җирлекләрендә, оешмаларда хәрби учетның ничек алып барылуын да карадылар.

"Оешмаларны тикшерү өчен мәскәүләр Әтнәнең район электр элемтәсе үзәген сайладылар. Ә авыл җирлекләре буенча Арча районы җирлекләре тикшерелде. "Без берни әйтмәдек, төртеп күрсәтмәдек, тикшерүчеләр үзләре нәрсә тикшерәселәре килде, шуны сайлап алып тикшерде", - дигән иде хәрби комиссарыбыз Алмаз Әгъзәм улы Борһанов. Әлеге конкурсның барышы турында да аңлатма бирде хәрби комиссар.

- Әлеге конкурсны үткәрү өчен хәрби учет эше яхшы куелган өч субъект сайлап алынды: Татарстан, Астрахань өлкәсе, Иваново өлкәсе. Шушы һәр өлкә үз чиратында үзендә иң яхшы эшләүчеләрне сайлады. Татарстан сайлаганга Балтач, Саба һәм безнең Арча-Әтнә хәрби комиссариаты керде. Тикшерүне "Яхшы" дип киткәннәр иде, ә болай бернинди рәсми документ әлегә килмәде. Татарстанны "Беренче", дип игълан иткәннәр икән инде, димәк бездә үткән тикшерү нәтиҗәләре дә әйбәт булып чыга...- диде Алмаз Әгъләм улы.

Киләчәктә дә шулай булсын. Төгәллекне саклап, халык белән эшләүне шул рәвешле дәвам итәргә язсын.

Фото редакция архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев