Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арча-Әтнә хәрби комиссариатында – “Телемост”

Бүген Арча-Әтнә хәрби комиссариатында чираттагы "Телемост" узды. Ул Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә урнашкан 71432 нче хәрби часть белән оештырылды. Бу хәрби часть белән беренче телекүпер 2012 нче елның 27 декабрендә оештырылган иде, хәрби комиссар Алмаз Борһанов әйтүенчә, бу ул вакытта хыял иде. Һәм менә шушы хыялны беренче булып Арча-Әтнә хәрби...

Бүген Арча-Әтнә хәрби комиссариатында чираттагы "Телемост" узды. Ул Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә урнашкан 71432 нче хәрби часть белән оештырылды.

Бу хәрби часть белән беренче телекүпер 2012 нче елның 27 декабрендә оештырылган иде, хәрби комиссар Алмаз Борһанов әйтүенчә, бу ул вакытта хыял иде. Һәм менә шушы хыялны беренче булып Арча-Әтнә хәрби комиссариаты, аның хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов чынбарлыкка әйләндереп, социаль челтәр ярдәмендә скайп аша аралашып, солдатлар белән әти-әниләрне очраштыруны гадәткә кертеп җибәрде. Шуннан бирле төрле частьләр белән менә шундый очрашулар үтә. Күп солдатлар хезмәт иткән часть белән очрашулар мәдәният йортының, мәктәпләрнең тамаша залларында узса, берничә солдат хезмәт иткәне белән хәрби комиссариатта уза.

Бүгенгесе исә Арчаның 1 нче мәктәбенең актлар залында булды. Вольскида ике районнан 50лап солдат хезмәт итә, уллары белән очрашуга да күпләп килгәннәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та, үзәк мәчеттән Илгизәр хәзрәт тә катнашты телекүпердә.

Хәзрәт корьән аятьләре укып багышлап, солдатларның туган җирләренә исән-сау кайтуларын теләде. Амин, шулай булсын!

Шунысы куанычлы, әлеге башлангычны күтәреп алып, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама хәрби комиссариатлары да гамәлгә керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев