Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Архив хезмәткәрләре киңәште

Хәерле көннәр, Әтнә районы территориясендә урнашкан оешмаларның эшчәнлегендә барлыкка килгән архив фондын саклау максатында, 7 октябрь көнне районыбызда архив һәм делопроизводство өчен җаваплы хезмәткәрләр белән методик семинар үткәрелде.

 Семинар 2 мәйданчыкта: беренчесе “Ашыт” спорт комплексында, икенчесе – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының уку залында үтте. Семинарда мәгариф хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре хезмәткәрләре, барысы 50 дән артык кеше катнашты. Семинарда “Татарстан Республикасы дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесы директорының Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру буенча урынбасары Илдарханова-Балчиклы Гузель Ильдусовна, баш архивчы Капралова Наталья Юрьевна, Әтнә районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Фидаева Роза Фаильовна чыгыш ясады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев