Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Артист та түгел инде үзләре... -"Әтнә таңы"

Артист та түгел инде үзләре... Ә авызларына караттылар, селкенергә, суларга, тын алырга куркып утырдык. Чөнки үзебезнекеләр уйный, "Ил аклыгын аклап, җир хаклыгын саклап" дигэн бәйгедә редакция хезмәткәрләре- редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова,журналистларыбыз Фәридә Филатова, Хәмит Бадиков, фотохәбәрчебез Хәйдәр Гарипов катнаштылар. Безнекеләр район мәгариф бүлеге, укучылар йорты хезмәткәрләре белән бергә уйнадылар. Аларга кадәр...

Артист та түгел инде үзләре...

Ә авызларына караттылар, селкенергә, суларга, тын алырга куркып утырдык.

Чөнки үзебезнекеләр уйный, "Ил аклыгын аклап, җир хаклыгын саклап" дигэн бәйгедә редакция хезмәткәрләре- редакторыбыз Гөлнар Мөхәмәдҗанова,журналистларыбыз Фәридә Филатова, Хәмит Бадиков, фотохәбәрчебез Хәйдәр Гарипов катнаштылар. Безнекеләр район мәгариф бүлеге, укучылар йорты хезмәткәрләре белән бергә уйнадылар.
Аларга кадәр Олы Әтнә балалар бакчасы коллективы, җир комитеты, Мәшгульлек үзәге, Федераль теркәү палатасынын Әтнә бүлекчәсе хезмәткәрләренең берләштерелгән чыгышы булды. Уйнап та карадылар, сугыш чорын сәхнәдә күрсәтү- сугышка озату ачысын, тылдагы авырлыкларны, җиңү килгәнгә кадәр сурәтләү, аларны кон церт номерлары белән баету җинелләрдән түгел, мылтык тотып "сугышасы", "снаряд" ташыйсы, "яралы"ларга ярдәм дә күрсәтәсе бар. Эчтәлек тә уйланган булырга тиеш, яшь буынның күңеленә үту җинел түгел, чөнки алар инде ул сугышны ишетеп кенә, я бөтенләй белми. Карамаганга аңлатып ук бетереп тә булмас, ә караучылар күп булды, читтән килгәннәргә дә бу кадәр йөрми халык, үзеңнекелэр күбрәк тарта. Алда чыгыш ясаганнарны караганнан сон, сулыш алырга да куркып узебезнекеләрне көтәбез, мондый чыгыштан соң югалмасалар ярар иде, дип тели күңел. Ул да түгел, "Нишлиләр икән, эчләрендә уттыр инде", - дибез. "Адәм көлкесенә генә калмасалар ярар иде", дип тели күңел. Безнекеләрме соң ул андый дәрәҗәгә төшәргә... - булгандыр кимчелекләре дә, берсе дә артист түгел, музыкаль белемлеләр дә юк - Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова режиссерлыгында, уйлап табуында куелган чыгыш җанга әйтеп аңлата алмаслык рәхәтлек бирде. Иң шатландырганы: алда чыгыш ясаучыларны кабатламадылар, чыгышларын җирле материаллар белән баеттылар, үзебезнең җирлектән фронтка китүчеләр "сәхнәгә менде", ул чорда укыткан укытучылар искә алынды. Сугышта немец теленә өйрәнеп кайтып, балаларга герман телен өйрәтүче Салих абый "уйнады". Ул чордагы райком секретаре Шамил Сабиров, Габделхак абый Шиһапов "сөйләде"- аның :"Иптәшләр, паникага бирелмәгез, барыбер үләсе", дигәненнән тамашачы рәхәтләнеп көлде.
Менә шулай көлдерделәр дә, елаттылар да. Кызларның немец телендә җырлауларына да сокланып утырдык. "Священная война", "День победы" җырларын башкарган куренешләр калтыратты да, елатты да. Ансамбль җырлый, ир-егетләр сугышка китәләр, куплет саен берничә кеше саубуллашып чыгып китә, олылар янәшәсендә балаларның чыгыш ясаулары күңелгә шатлык өсти, менә кайда ул буыннар бәйләнеше, ул да түгел, катнашучыларның балалары чәчәк букетлары кутәреп йөгерә... Соңыннан солдатлар кайту күренеше җанга шатлык өсти, беткәнен дә сизми калдык. Алкышлар озакка сузылды, ә без җиденче кат күктә идек. Үзебез уйнамасак та, чыгыш ясаучылар белән горурландык, алар өчен шатландык. Булдырдылар безнекеләр дә, ничек кенә әле! Артистлары, мәдәният хезмәткәрләре бер кырыйда торсын... өч көн эчендә әзерләнгәннәрен дә әйтсәк ышанмассыз, тик бу шулай. Искиткеч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев