Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Артта шәрә бала утырган

Свердловск өлкә суды Белорет шәһәрендә туып-үскән 24 яшьлек Русланны 15 елга төрмәгә утыртты.

Аны педофилия белән бәйле мәддәләр буенча 50дән артык эпизодта гаепләгәннәр.

Җинаятьне очраклы рәвештә генә ачыклый алганнар - 2018 елда аның машинасын шәһәр читендә инспекторлар туктаткан. Автомобиль салонының арткы утыргычында хокук сакчылары 13 яшьлек шәрә малайны күреп калганнар.

Соңыннан үсмер -  интим сурәтләре Русланның телефонында сакланган сигез кечкенә корбанның берсе икәнлеге ачыклана. Ул алар белән социаль челтәрләрдә танышкан, аралашкан, ышанычларына кергән, очрашулар билгеләгән. Кайбер яшь "дусларны" ул үз фатирына чакыра. Зыян күрүчеләр арасында - Белорет, Нефтекама, Краснодар, Казан һәм Каменск-Уральск балалары.

Җинаять эшенең өчтән бере балалар порнографиясен таратуда гаепләүләр булган. Руслан бу роликларны АКШның кара базарына сатып акча эшләгән. Алынган акчага, аның танышы сүзләренчә, ул малайларга кыйммәтле брендлы кием сатып алган.

Гаепләүләр җыелмасы буенча аңа 20 елга кадәр катгый режимлы колония янаган. Нәтиҗәләрнең авырлыгын аңлап, Руслан һәр эпизод буенча диярлек үз гаебен тану кәгазе язган.

"Үзенең балаларга "мәхәббәтен" ул балачакта аны ир-ат мәсхәрәләве белән аңлатты, ләкин ул ирне тота алмаганнар, - дип сөйли гаепләнүченең адвокаты Сергей Исаев. - Эштә барлыгы сигез зыян күрүче бар, аларның өчесе белән генә ул очрашкан. Күбесе белән социаль челтәрләр аша аралашкан".

Судта Руслан гаебен таныган, һәм аны 15 ел да 6 айга катгый режимлы колониягә озатканнар.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Artta-sh-r-bala-utirgan-409784/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев