Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Артыннан җитәм димә...

Игътибар белән карагыз әле бу җәнлеккә, гафу, зурайтып якыннан фотога төшереп булмады, өлгерлеге шаккатмалы, заман техникасы өлгерә алмый, шулай да эләкте. Әтнә плотинасы янындагы дамба өстеннән яшен тизлеге белән чыгып китте. Карап китердем, боз өстеннән кара нокта йөгереп килде, якынайгач аның ниндидер бер җәнлек икәнлеген күрдем. Аннан плотина астына суга...

Игътибар белән карагыз әле бу җәнлеккә, гафу, зурайтып якыннан фотога төшереп булмады, өлгерлеге шаккатмалы, заман техникасы өлгерә алмый, шулай да эләкте.

Әтнә плотинасы янындагы дамба өстеннән яшен тизлеге белән чыгып китте. Карап китердем, боз өстеннән кара нокта йөгереп килде, якынайгач аның ниндидер бер җәнлек икәнлеген күрдем. Аннан плотина астына суга чумып алды да, яшен тизлеге белән яр өстенә менде. Аяк очымнан диярлек йөгереп узды да, әле күз дә ташлап алды, икенче як ярга төшеп китте.

Нинди җәнлек бу? Мин бобрдыр дип уйлыйм. Чөнки алар Әтнә сулыкларында бик күп, буалар да ясап куялар, исең китәрлек. Ул ныклык. Зур агачларны эх тә итми, аударалар. Ышана торган түгел, ә Ашыт сакланышында аларның саны чиксез.

Кызыл китапка кергән бу кимерүче җәнлек бик тә тырыш, һәм ул 32 кг-га кадәр җитәргә мөмкин. Гәүдә озынлыгы 1 метрга кадәр җитә. Ә фотога кергәне кечерәк, бала җәнлектер. Аякларында аның йөзгечләре бар, шунлыктан алар суда бик тиз хәрәкәт итүчән. Үткен тырнаклар, үткен тешләр...һәм нәтиҗәдә безне гаҗәпкә калдырган плотиналар.

Бобрлар аеруча көзен тырышып эшли, җәен чаманы беләләр. Ә кышкы суыкларда ояларыннан да чыкмыйлар. Гомер озынлыгы 20 елга җитәргә дә мөмкин икән. Алар агач кайрысы белән тукланалар, шуңа агачларны егалар. "Елга сакчылары" дип тә атыйлар аларны.

Бу җәнлекләр хакында язасыгыз килмиме? Ниләр беләсез...

С.Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев